Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 сентябрь 2018, 14:09

Элиза белән Хаято Русиядә очрашты

Туймазы 8нче мәктәбендә Япония егете һәм Италия кызы белем ала

Туймазы 8нче мәктәбендә Япония егете һәм Италия кызы белем ала



Дүртенче ел рәттән 8нче мәктәп халыкара мәктәп укучыларын алмашу программасында катнаша, аның кысаларында төрле илләрдән килгән үсмерләр якташларыбызның гаиләләрендә яши һәм шәһәребез мәктәпләрендә укый. Шул рәвешле алар мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, телне өйрәнә.

Шушы проектта катнашу дәверендә Туймазы 8нче мәктәбе биш чит ил укучысын кабул итте. Быел Туймазыга Италиядән Элиза Джованетти һәм Япониядән Хаято Охта килгән.

Үсмерләр 10нчы сыйныфта укый. Хаято сыйныфташы Искәндәр Якупов гаиләсендә яши, Элизаны исә Шәвалиевлар гаиләсе сыендырган.

Италия кызы сүзләренә караганда, Туймазы аның күңеленә хуш килгән. Чөнки ул үзе йокыга талган вулкан битләвендә урнашкан җыйнак кына Рокка ди Папа шәһәреннән. Ул гади гаиләдә тәрбияләнгән. Әтисе – электрчы, әнисе – страховка агенты, абыйсы – студент.

Элиза чит телләр өйрәнү белән мавыга, инглиз, немец, испан телләрен белә һәм Русиядә бер ел яшәү дәверендә рус телен дә үзләштерәчәгенә ышана.

Киләчәктә бу кыз хирург булырга хыяллана, әлегә исә яңа дуслар таба. Джованеттиның Русиядә иң яраткан фәне нинди, беләсезме? ОБЖ – тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре.

Японлы Хаятоның гаиләсе – чәмле тормыш рәвеше тарафдарлары. Әтисе мотоциклда җилдерә, сёги (япон шахматы) уйный, әнисе җиңел атлетика марафонында катнаша һәм тауларга үрләү белән мавыга. Хаятоның абыйсы җиңел атлетика клубында шөгыльләнә, егет үзе исә – көрәшкә мөкиббән.

Хаятоның һәр көне паркта радиога ияреп иртәнге күнегүдән башлана. Радиостанция 6.30 сәгатьтә эшли башлый, шушы вакытка төбәк халкы җыелып өлгерә. Егет бу гадәтенә 10 ел тугры инде.

Үзенең шәһәрендә Охта мәктәпнең фәнни клубы әгъзасы, гади пластик шешәдән су ракетасы ясап, ул анда танылу яулаган. Тормышта алган гамәли күнекмәләре аңа киләчәктә яхшы инженер булырга һәм ясалма иярчен төзергә ярдәм итәчәгендә иманы камил үсмернең.

– Русиягә килү турында күптән хыялландым – бу беренче космонавтның туган иле. Сезнең илне җентеклерәк өйрәнәсем килә. Пилмәннән авыз итәсем бар – Русиядә белем алган һәркем шушы ризыкны ашап карарга киңәш итә, – дип уртаклашты уй-ниятләре белән Хаято.

Япон егете пилмән ашап карагандырмы, белмим, әмма чит ил кунакларына чәкчәк бик ошады. Бу ризык белән аларны 5а сыйныфы укучысының әнисе Зилә Бекчанова сыйлады.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: