Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 сентябрь 2018, 11:45

Батырлар сукмагы яңартыла

Шәһәр үзәге төзекләндерелде. Чиратта — мемориал

Шәһәр үзәге төзекләндерелде. Чиратта — мемориал


Ничәнче ай инде шәһәребездә юллар, йортлар, җәмәгать объектлары чәмле яңартыла. Үткән чәршәмбедә Батырлар сукмагында да эш башланды, ул төгәлләнгәч батырларның бюстларына кидерелгән тышлыклар ниһаять салдырылачак.

– Бу сукмак 2005 елның маенда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы алдыннан ачылды, – ди шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров. – Тора-бара мемориал комплекс туза-какшый башлады. Барлык тугыз Советлар Союзы Героеның да бюсты сыйсыз көннәр, температура үзгәрешләре тәэсиренә чыдады, тик аларның аскы өлешендәге йөзләү плитәсе генә куба башлады. Июльдән бирле мемориал комплекс тышлыклар кидерелгән килеш торды.

Күптән түгел акча табып, эш башкаручыны билгеләдек – бу Туймазының “Стройголд” җәмгыяте. Хәзер аның белгечләре һәр ядкәр өстендә “теплица” кора, бу аларга эшне җил-яңгырга карамый башкару мөмкинлеге бирәчәк.

Иске плитәне куптарганнан соң, постамент-нигезне тигезләячәкләр, гранит плитә ябыштырачаклар. Шулай ук Батырлар сукмагына түшәлгән ташлар тигезләнәчәк.

Мемориалны бер айда ремонтлау күздә тотыла. Бу шәһәр бюджетына ярты миллион сумга төшәчәк.

Ленин проспектында да эш кайный. Былтыр төзекләндерү эшләре Мәңгелек ут яныннан Комаров урамына кадәр башкарылды. Быел «ДорСтрой» җәмгыяте эшен дәвам итте. Хәзер Комаров урамыннан Октябрь мәйданына кадәр өлеш тәртипкә китерелә. Юл читендәге чирәмлекләр буеннан буена асфальт киселгән, бордюрлар куптарылган. Шул урыннарда хасил булган чокырларга вак таш, бетон измәсе тутырып, бордюрларны кабат урнаштырганнар. Таушалганнарын яңага алыштырганнар.

Җәяүлеләр кичүенә туры килгән урыннарда аларны тротуар белән бертигез ясаганнар, бу бишек тарткан әниләргә, хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә йөрү җиңелрәк булсын өчен эшләнгән.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: