Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 сентябрь 2018, 11:48

Шәһәребезнең чисталыгы кемгә бәйле?

Бу мәсьәлә гәзит укучыларыбызны борчый

Бу мәсьәлә гәзит укучыларыбызны борчый


Күптән түгел мин шәһәребезне квадрокоптер ярдәмендә төшерелгән кош юлы биеклегеннән күрдем. Гаҗәеп манзара – яңа төзелешләр, яшеллек... Әмма урамнар буйлап аяк астына карап үтсәң, шул исәптән үзәктә, кәефең кырылуын көт тә тор. Туймазылы Тамара Журавлёва да шундый ук фикердә. Ул редакциягә җентекле җыештыру таләп ителгән урыннарны күрсәтеп, хат җибәргән. Без дә шул урыннарны карап-барлап чыктык.

– Элек һәр җомга саен предприятие, оешма, мәктәпләр өмәгә чыга һәм “җир шарында үз өлешен” себерә – һәркайсына биләмә бүлеп бирелә иде. Хәзер исә хәтта шәһәрнең төп урамы – Ленин проспектында да чүп өелеп ята. “Снасти”, “Дизель”, “Полушка” кибетләре янындагы түтәлләрдә чәчәкләр урынына чүп үлән үсә, – ди гәзит укучыбыз. – Комаров урамындагы “Семья”, “Фатиха”, “LOOK” кибетләре биләмәләре генә тәртиптә.

Ленин проспекты уртасындагы түтәлдә берәм-сәрәм генә куаклар күренеп кала. Чәчәкләр Комаров урамына кадәр генә утыртылган. Аннан ары үсентеләр җитмәгән, күрәсең.

Җәяүлеләр сукмагында җир эшләре үткәрелсә, алар тергезелми кала. Муса Җәлил урамындагы 22нче йорт янындагы җәяүлеләр сукмагы бик начар хәлдә. Педагогия колледжыннан “Родина” мәдәният йортына кадәр сукмакны чүп үлән баскан.

Эскәмияләр турында сөйләп тә тормыйм. Алар шәһәрдә бик аз. Татар драма театрындагы фонтан янында берничә эскәмия куйсалар яхшы булыр иде.

Мәктәп һәм балалар бакчалары ихаталарында тәртип, гүзәллек, пөхтәлек, койма артында исә мәхшәр башлана. Коймадан бер метр арада чүп-чарны җыеп, үләнне чабу әллә ни авыр эш түгел югыйсә.

Шәһәрдә үзләренең бусага төбен генә түгел, биш метр арада булса да биләмәне тәртиптә тотарга тиеш шәхси предприятиеләр байтак.

Шәһәребезнең чисталыгы өчен һәркайсыбыз җаваплы, әлбәттә. Анык мисал – футбол буенча дөнья чемпионатында япон җанатарларының тәртибе: һәр матчтан соң алар үзләре артыннан бөтен чүп-чарны җыя барды. Чемпионат хуҗаларына һәм үз-үзеңә хөрмәт билгесе шул була да инде.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: