Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2018, 12:57

Диванда аунамыйбыз – ярышта катнашабыз

«Милләтләр узышы»на меңләгән туймазылы чыкты

«Милләтләр узышы»на меңләгән туймазылы чыкты

Хәбәрчене аягы туйдыра, диләр. Без шуны сынап карарга булдык. Һәм үткән шимбәдә “Милләтләр кроссы”нда катнашырга карар иттек.

Стартка биш кеше чыктык – барыбыз да яшь, чәмле, җиңәчәгебездә иманыбыз камил иде. Старт алганнан соң беренче мизгелдә нәкъ шулай булды да – без йөгерешчеләрнең алгы сафларында булдык. Әмма аннары аяклар тыңламый башлады, тын алуы авырлашты... Даими күнегүләр булмау үзен сиздерде. Беребез дә мактау баскычына үрли алмады, әмма үпкә белдерүче дә булмады. Чөнки медальләрне спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен санлаган кешеләр алды.

Ярышларда катнашучылар арасында мәктәп укучылары, студентлар, авыл яшьләре бар иде, ә менә предприятие һәм оешма эшчәннәре аз чыккан.

14 медаль җыелмасының тәүгесенә гадәттәгечә җитәкчеләр – вип-узышта катнашучылар дәгъва итте. Анда Айдар Гыйниятуллин (район Хакимиятенең торак-үткәргечләр хуҗалыгы бүлеге начальнигы) һәм Зөлфирә Хәбибрахманова (БР Гаилә, хезмәт һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү министрлыгының төбәк бүлеге начальнигы) җиңде. Кызганычка, узышка чыгучы җитәкчеләр саны елдан-ел кими, югыйсә узыш – гомумхалык чарасы.

Күпчелек катнашучылар өчен кросс гаилә бәйрәменә әверелгән. Мәсәлән, гер чөю буенча тренер-өстәмә белем бирү педагогы Газыймҗан Кәбиров узышка кияве Ринат Нурислам улы, ике оныгы – Алинә һәм Марсель Исмәгыйловлар (5нче мәктәп укучылары) белән килгән.

Бертуган Җиһаншиналар да медальгә дәгъва итәргә булган: юридик колледж студенты Гөлназ һәм 1нче гимназия укучысы Айгөл “алтын” яулаган, төпчекләре Лилия – бишенче урында, әмма киләсе елда мах бирмәячәген белдерде ул.

Спорт гаиләләрне генә түгел, коллективларны да берләштерә. Шәһәрнең 12нче балалар бакчасы хезмәткәрләре шуның ачык дәлиле. Бу мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан узышка 10 кеше чыккан. Район күләмендәге чаңгы ярышларында һәм башка җиңел атлетика узышларында өченче ел рәттән катнаша алар, үзләренең зифа буй-сынын саклау өчен стадионда күмәк күнегүләр үткәрә, фитнес белән шөгыльләнә, ГТО таләпләре тапшыра.

Гадәттәгечә, спорт ветераннарына тиңнәр табылмады. Аларның берсе – 72 яшьлек Луиза Шәйдуллина махсус бүләк – кул сәгате белән бүләкләнде.

Бер километр ара иң нәни җиңел атлетчылар – өч яшьлек Данила Кадочников белән Ясминә Аблюзина өчен җитди сынауга әверелде. Ясминәгә бу көнне тиңләшерлеге бар иде: абыйлары Алмаз белән Азат та ярышка чыкты, аларның берсе “алтын” яулады.

Грамота, медаль һәм кубоклардан кала, җиңүчеләргә химаячыдан татлы бүләкләр дә тапшырылды.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: