Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 сентябрь 2018, 16:35

“Бар гүзәллек синдә, урман!”

Участок мастеры 10 мең гектар урман үсентеләре өчен җаваплы

Участок мастеры 10 мең гектар урман үсентеләре өчен җаваплы


Туймазы урман хуҗалыгы мастеры Ирек Салихов үзенең карамагындагы биләмәләрне барлап, көн саен дистә километр юл үтә. Биләмә азмы-күпме – 10,6 мең гектар.

Монда яңгырдан соң яшәреп-сафланып калган нарат урманы да, усак, каен һәм якындагы Иске Туймазы һәм Бишенде авыллары умартачылары яраткан юкәдән торган катнаш урманнар да бар, – дип сөйли Ирек Тимерхан улы. – Кыр кәҗәсе, поши, төлке, куян, кабаннар еш очрый безнең якларда. Бервакыт миннән ун метрлап читтә бер көтү кабан үтеп китте, әмма мин моны тыныч кабул иттем: әгәр баласына тимәсәң, олы кабаннар кешегә зыян салмаячак.

Бу өлкәдә ул 14 ел – Туймазы урман хуҗалыгына аграр университетны тәмамлагач килгән. Башта урман каравылчысы ярдәмчесе булган, аннары урман каравылчысы, 2018 елда аны участок мастеры итеп тәгаенләгәннәр.

36 яшьлек белгеч өчен үз карамагындагы һәр агач – тере җан иясе.

Участок мастерының эше күп: авыру һәм карт агачларны кисү, җитлеккән агачларны сату, халык ихтыяҗлары өчен кисенте-делянкалар бүлү, яңа үсентеләр утырту. Шулай ук янгыннардан һәм урманны законсыз кисүдән саклау. Шушы эшләрне башкарып чыгу өчен бердәнбер ярдәмчесе – участок урман каравылчысы Владимир Шашков. Салихов аның белән бергә агачларның кыйммәтле токымнары, беренче чиратта, ылыслы агач үрчемен күздә тота. Моның өчен кисентеләрдә һәм аланнарда буразналар ералар. Соңыннан аларга нарат, карагай, чыршы үсентеләре утырталар.

Мәктәп укучылары еш кунак аларда. Иске Туймазы һәм Туймазы 4нче мәктәпләре укучылары ел саен агач утырту, орлыкка агач күркәсе җыюда катнаша. 4нче мәктәп хуҗалыгында менә 5 ел инде мәктәп урманчылыгы эшли, анда укучылар урман хуҗалыгы нигезләрен өйрәнә һәм урманчылык тормышында чәмле катнаша.

Салиховның хезмәте җиңелдән түгел. Әмма аның һәм башка урман белгечләренең тырышлыгы белән галәмебез үпкәсе иркен тын ала. Һәм без дә саф һава сулыйбыз.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: