Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 сентябрь 2018, 17:28

Бакча пәһлеваны

Гәзит яңа фото бәйгесе игълан итә

Гәзит яңа фото бәйгесе игълан итә


“Туймазы хәбәрләре” гәзитенең www.tuvest.ru сәхифәсендә иң күркәм ихата бәйгесе тәмамланды. 1нче (Собханкул авылы, Ленин урамы, 13нче йорт) һәм 4, 5нче фоторәсемнәр (Нөркәй авылы, Яшьләр урамы, 42нче йорт) җиңүче дип танылды. Аларга гәзиттән бүләк тапшырыла, моның өчен редакциянең җәмәгать бүлегенә мөрәҗәгать итәргә (Мичурин ур., 20б) кирәк.

Бүген район гәзите сәхифәсендә яңа “Көзге муллык” бәйгесе игълан итәбез. Зур кабак, сәер помидор яки бәрәңге үстергәнсез икән, аның фотосын “фото бәйгегә” билгесе белән [email protected] адресы буенча җибәрегез. Иң үзенчәлекле фото авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Бәйгегә 21 сентябрьдә йомгак ясалачак.
Читайте нас: