Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 сентябрь 2018, 11:57

Иҗади имтихан Богдана Кувшинова “Таврида” җыенында катнашуы турында бәян итте

Богдана Кувшинова “Таврида” җыенында катнашуы турында бәян итте

Богдана Кувшинова “Таврида” җыенында катнашуы турында бәян итте


Кырымда дүртенче тапкыр яшьләрнең “Таврида” фестивале үткән. Смена биредә бер генә атна дәвам итә. Һәркайсының үзенә хас үзенчәлеге бар. Быел җәй җыенда яшь әдипләр өчен махсус смена оештырылган, анда язучылар, китапханәчеләр, китап блогерлары арасында БДПУ тәмамлап, лингвистика өлкәсендә эшләүче яшь туймазылы Богдана Кувшинова да катнашкан.

Яшь язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатын танылган тәнкыйтьчеләр, әдипләр бәяләгән. Байтак катнашучылар өчен бу – тәүге һөнәри бәяләү.

Нәрсә турында язарга, каян илһам алырга һәм үз укучыңны ничек табарга? Шушы сорауга җавапны яшьләр осталык дәресләрендә, лекция, иҗади очрашуларда эзләгән. Гомуми белем программаларыннан тыш, эш юнәлешләр буенча төркемнәрдә үткән: драматурглар пьеса өстендә эшләгән, язучы һәм шагыйрьләр үзләренең әсәрләре турында фикер алышкан. Хәер, алар күңел ачу өчен дә вакыт тапкан. Яшь-җилкенчәк буяулар фестивалендә, спорт ярышларында катнашкан.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: