Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2018, 11:34

Иртәгә — БР Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлаячакбыз

Башкортстан пенсиягә чыгу яшенә җиткән кешеләргә ярдәм итү өчен кимендә 3,8 млрд сум юнәлтәчәк

Башкортстан пенсиягә чыгу яшенә җиткән кешеләргә ярдәм итү өчен кимендә 3,8 млрд сум юнәлтәчәк
БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның чираттан тыш утырышында көн тәртибенә “Башкортстан Республикасының “Сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннары турында”гы законына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты кертелде, аны “Бердәм Русия” партиясе фракциясе әгъзалары тәкъдим итте. Парламентарийлар тәкъдимен республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов хуплады.

Закон кабул ителгәннән соң ветераннарга, пенсиягә ир-атлар өчен 60, хатын-кызлар өчен 55 яшьтән чыгуына карамастан, 2019 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать ярдәме чаралары күрсәтеләчәк:

– хезмәт ветераннарына торак бина һәм үткәргечләр хезмәтләренә түләү өчен ай саен акчалата компенсация;

– хезмәт ветераннарына ай саен акчалата ярдәм;

– озайлы хезмәт стажына ия ветераннарга ай саен акчалата ярдәм;

– мактаулы исемнәре һәм аерым казанышлары булган ветераннарның пенсиясенә өстәмә.

Өлкән буын вәкилләренә җәмәгать ярдәме чаралары күрсәтү өчен республика бюджетында киләсе елга кимендә 3,8 млрд сум каралган.

Закон проекты тоташ кабул ителгән. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.


Читайте нас: