Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 сентябрь 2018, 11:38

Рөстәм Хәмитов муниципалитет телеканалларын яклап чыкты

Уфада «Бердәм Русия» партиясе тарафыннан оештырылган медиаҗыен үтте

Уфада «Бердәм Русия» партиясе тарафыннан оештырылган медиаҗыен үтте


Медиаҗыенда бөтен республикадан 300ләп журналист, шул исәптән “Туймазы хәбәрләре” гәзите һәм Туймазы телевидениесе катнашты. Бу чарага республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов килде.

Спикер сыйфатында Дәүләт җыелышы депутатлары, төбәк һәм федерация киң мәгълүмат чаралары директорлары һәм баш редакторлары, блогерлар чыгыш ясады.

Чарада интернет-даирәдә тәкъдим итү аша киң мәгълүмат чаралары мөмкинлекләрен киңәйтү мәсьәләсе тикшерелде.

Аналог (күрсәткечләре вакыт тәэсире һәм өзлексез күпсанлы мөмкин мәгънә белән тасвирланучы мәгълүмат сигналы) тапшыруларын туктату мәсьәләсе байтак фикер тудырган төп мәсьәләләрнең берсе булды. Эш шунда ки, 2019 елның гыйнварыннан Русиядә әкренләп санлы эфир телевидениесенә күчү һәм аналог тапшыруларын киметү күздә тотыла. Шул уңайдан байтак муниципалитет телеканаллары тамашачыга чыгу юлын җуячак. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов аларны яклап чыкты һәм төбәк, муниципалитет телеканалларын гамәлдәге мультиплексның берсенә кертергә тәкъдим итте.
Читайте нас: