Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 сентябрь 2018, 11:31

Киштә урынына – әрҗә

Халыкны тыелган-рөхсәтсез урыннарда сәүдә иткән өчен штрафлар да куркытмый

Халыкны тыелган-рөхсәтсез урыннарда сәүдә иткән өчен штрафлар да куркытмый


Редакциягә Ленин проспектындагы 21нче йортта яшәгән ике ханым килеп, күршеләре белән бергәләп урам сәүдәгәрләренә каршы уңышсыз көрәш алып баруы турында бәян итте. Сөт сатучыларга каршы 15 ел сарыф ителгән. Алар “яу кырыннан” чигенгәч, бу биләмәне яшелчә-җимеш сатучылар басып алган. Тәмләткеч яшел үләннәр сатучы әбиләр генә түгел, шәхси эшкуарлар да. Соңгы вакытта аларга “алам-салам” сатучылар кушылган.

Биредә яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, сәүдәгәрләр йорт янына таң беленер-беленмәс килеп баса, кычкырып сөйләшә, сүгенә. Кая карама чүп, ихата буш тартма белән тулган. Элек йомышларын үтәргә подъездга гына кергәннәр, шул сәбәпле домофон куйдырырга мәҗбүр булганнар.

Былтыр район башлыгы белән очрашканнар. Айдар Суфиянов вәкилләрнең үтенечен тыңлаган, бу хәлдән соң, тылсымлы таяк белән селтәнгәндәй, йорт яны тынып-бушап калган. Әмма шатлыклары озакка булмаган. Бераздан, проспектта урам сәүдәсе тыела дигән кисәтүле язмага карамастан, сәүдәгәрләр янә тәрәзә турында пәйда булган.

Бу йортта яшәүчеләр аларның бәласе беркемне дә борчымаудан зарлана. Полиция район Хакимиятенең кулланучылар бүлегенә сылтана. Бүлек – полициягә (миңа йортта яшәүчеләрнең үтенеч хатларына килгән җавапларны күрсәттеләр). Футбол тубы сыйфатында бу вакыйгада – 64 фатирда гомер итүче кешеләр.

– Без атна саен район башлыгы янына барып, йорт янында тәртип урнаштыруны таләп итә алмыйбыз! – ди халык. – Урамнардагы тәртипне күз уңында тотучы, кешеләрнең тынычлыгын тәэмин итүче башка вәкаләтле белгечләр дә бар ич.

21нче йорт янындагы хәл-торыш, урам сәүдәсе турында гәзитебезнең беренче генә язуы түгел. Төбәк хакимияте аны тәртипкә салырга тырышты. Күрше йорт ихатасында хәтта яшел тәмләткечләр сату өчен урын да җиһазладылар, әмма сату бармады – сатып алучылар аз булды.

Хәбәрчебез чираттагы тапкыр барыбызга да таныш төбәккә юл тотты. Сатучыларның берсе, сәүдәгәрләр юньле-рәтле сөйләшә белми (шушында яшәүчеләргә ышансак), иртәдән кичкә кадәр сүгенә-тиргәшә дигәнне ишетеп, гаҗәпләнде. “Нишләп тиргәшик? Товарны бушатабыз да тезеп, сәүдә итә башлыйбыз. Тыелганын да беләбез. Әмма штрафларны хуҗа түли”.

Йорт яныннан халык агыла. “Пенсиям сигез мең сум. Шуңа күрә чыгам. Кереме аз, әмма бар. Тәртип булсын өчен, тирә-якны җыештырабыз да әле без. Тыныч, әдәп-тәртип саклыйбыз”, – диде икенче туймазылы.

Мәсьәләне хәл итеп булырмы? Таяк кебек, ике башлы ул. Һәрвакыт дөреслек үзләре ягында булуын раслаячак кешеләр табылачак.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: