Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 сентябрь 2018, 11:30

Сайлау – тарих барышына тәэсир итү мөмкинлеге ул

9 сентябрьдә Русиядә төрле югарылыкта сайлау чаралары үтәчәк

9 сентябрьдә Русиядә төрле югарылыкта сайлау чаралары үтәчәк


Бердәм тавыш бирү көнендә русиялеләр губернаторлар, Дәүләт думасы депутатларын, төбәк һәм урындагы депутатларны сайлаячак. Быел безнең районда Башкортстан Республикасы алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлау белән беррәттән бер мандатлы 2нче сайлау округы буенча Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсенә депутатлар өстәмә сайланачак (29 августтан анда Совет депутатларын сайлау буенча алдан тавыш бирү бара).

Моннан алда үткән Президент сайлауларындагы кебек, “Күчмә сайлаучы” технологиясе кулланылачак, аның ярдәмендә сайлаучылар даими яки вакытлыча теркәлү урыны буенча гына түгел, нәкъ шул вакытта булган төбәктә дә тавыш бирәләчәк. Бу бигрәк тә башка шәһәрдә яшәгән, эшләгән яки укыган кешеләр өчен уңайлы. Моның өчен 6 сентябрьгә кадәр үзегезнең участок сайлау комиссиясенә гариза белән мөрәҗәгать итү зарур.

Тавыш бирүгә әзерлек һәм аны үткәрү өчен районда 11 кешедән гыйбарәт округ сайлау комиссиясе һәм 685 сайлау комиссиясе әгъзасын берләштергән участок сайлау комиссияләре эшли.

2970нче участок сайлау комиссиясе “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыяте спорт залында урнашкан. Сайлау участогы биләмәсендә 2513 сайлаучы яши. Комиссия рәисе Анатолий Шәйхетдинов сүзләренә караганда, исемлекләр белән эшләү җиңел түгел. Эш шунда ки, сайлау участогы биләмәсендә чәмле төзелүче “Солнечный” төбәге урнашкан, анда яшәүчеләр саны даими арта.

– Безнең сайлау участогы чикләрендә күпфатирлы 23 торак йорт урнашкан, алар Комаров, Мичурин, Чапаев урамнарына карый, шулай ук шәхси йортлар төбәгендәге 110 йорт, – ди Анатолий Мөстәкыйм улы. – Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең исемлеген идарәче компанияләрдән сораттык, шәхси йортлар төбәген исә ихата саен йөреп чыктык. Хәзер сайлауга чакырулар таратабыз, ишегалларындагы стендларга мәгълүмат кәгазьләре ябыштырабыз.

Атна ахырына участокта тавыш бирү кабиналары, урналар урнаштырылачак.

Анфиса АИТОВА.



Читайте нас: