Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 сентябрь 2018, 14:05

Ташламы чор айдан артык дәвам итәчәк

«Туймазы хәбәрләре»нә киләсе елга элекке хактан языла аласыз

«Туймазы хәбәрләре»нә киләсе елга элекке хактан языла аласыз


3 сентябрьдә 2019 елга район гәзитенә язылу башлана.

Илебез буенча тоташ алганда энергия чыганакларына, бензин, кәгазь, үткәргечләр хезмәтләренә, азык-төлеккә хаклар күтәрелүгә карамастан, без “Туймазы хәбәрләре”нә элекке бәяләрне саклап калуга ирештек.

Пенсионерлар өчен (шәһәрдә дә, авылда да) бер елга язылу 1442 сумга, ярты елга 798 сумга төшәчәк, калган гәзит укучылар өчен бер елга язылу 1598 сум, ярты елга 882 сум.

***

3 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр ташламалы чор игълан ителә. Бу вакытта гәзиткә язылу арзанрак. Пенсионерлар өчен ул 1195 сум, калган укучылар өчен 1280 сум тәшкил итәчәк.

Гәзиткә язылу өчен редакциягә килергә (Туймазы шәһәре, Мичурин урамы, 20б), почта таратучыларга (телефон: 5-12-93), «Аструм» сәүдә үзәгенә («Лавка здоровья» базарында) һәм «Көньяк» сәүдә үзәгенә (1нче катта, «Кнопка» бүлеге), «Престиж» кибетенә (Зелёная урамы, 4а, 1нче гимназия янында) һәм «Пятёрочка» кибетенә (тимер юл аръягы, Ленин урамы, 77, 2нче катта, «Кнопка» бүлеге), Пенсия фонды идарәсенә (Чапаев урамы, 2/1, 1нче катта) мөрәҗәгать итәргә була. Реклама.
Читайте нас: