Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 сентябрь 2018, 14:44

Республика белән бер юнәлештә

Туймазы районында соңгы елларда байтак мөһим, истә калырлык вакыйга булды.

Туймазы районында соңгы елларда байтак мөһим, истә калырлык вакыйга булды.


Муниципалитет биләмәсендә гомуми инвестиция күләме 4 миллиард сум чамасы тәшкил иткән 22 инвестиция проекты тормышка ашырыла. Атап әйткәндә, Төмәнәктә күләмле полипропилен капчык җитештерүче “Риа-Пласт” предприятиесе, Карамалы-Гобәйдә сөт эшкәртү цехы ачылды.

Дуслык авылында урнашкан “Туймазы” кошчылык фабрикасы “Русия ашлыгы Уфа” холдингы исәбенә керде, ул камилләштерүгә 800 миллион сум чамасы акча салды һәм йомырка җитештерү сәнәгате бройлер үстерү сәнәгатенә үзгәртеп корылды.

Торак төзелеше күләме тотрыклы рәвештә югары – елына кимендә 80 мең квадрат метр.

Дуслык авылында тоташ төзелеш проекты кысаларында 500 ихаталы биләмәгә электр, газ һәм су тәэминаты үткәрелде.

Бишенде суҗыйгычыннан Горный авылына магистраль суүткәргеч сузылды, нәтиҗәдә авыл халкы эчәргә яраклы сыйфатлы суга ия булды, биредә берничә дистә ел юк иде инде ул.

Япрыкта өч урамга су үткәрелгән, Кендектамакта дүрт урам газ белән тәэмин ителгән.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: