Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 август 2018, 11:32

Әгертамакта 1812 елгы сугыш чорындагы Коръән китабы сакланган

Атна буе фәнни хезмәткәрләр, ядкәрләр эзләп, Туймазы районын чарлады

Атна буе фәнни хезмәткәрләр, ядкәрләр эзләп, Туймазы районын чарлады


Русия Фәннәр академиясенең Уфа федерация тикшеренү үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының Мактау билгесе орденлы көнчыгыш кулъязмалары бүлеге коллективы зур түгел. Хезмәткәрләр археографика тикшеренүләре белән шөгыльләнә, фәнни эшләр яза, атап әйткәндә, лингвистика, әдәбият белеме һәм тарих буенча. Мәкаләләре Русиядә генә түгел, чит илдә дә дөнья күрә. Чит илдәге хезмәттәшләре белән эшли, мәдәни һәм иҗтимагый элемтәләрне, эмиграция тарихын өйрәнә. Тәрҗемә эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәләр, чөнки хезмәткәрләр гарәп, фарсы, төрек телләрен белә. Экспедицияләргә чыгалар, шул рәвешле кулъязма һәм борынгы басма китаплар фондын тулыландыралар. Хәзер ул кимендә алты мең данә тәшкил итә.

– Үткән гасырда мондый экспедицияләргә республика районнары буйлап елына кимендә 20 тапкыр чыга идек, – ди тарих фәннәре кандидаты, көнчыгыш кулъязмалары бүлеге мөдире Әхәт Салихов. – Сәфәргә чыгу өчен, мәсәлән, теге яки бу авылда ниндидер сирәк очрый торган кулъязма табылу турындагы хәбәр яки кабер ташындагы язуларны укуда ярдәм таләп ителү сәбәпче булды.

10 ел элек районнарга чыгу йоласын тергездек. Быел без бер атна Туймазы районында булдык. 15 авылга бардык, шул исәптән Кәкребаш, Бишкурай, Тукай, Балтай, Төпкилде, Үрмәкәйгә.

Без кызыклы фольклор язмаларга юлыктык. Тукайда яшәүче 92 яшьлек Кәнзия Гәрәева хәтта яттан бәет һәм мөнәҗәтләр укып ишеттерде. Октябрьский авылы янындагы Төрекмән авылына да сәфәребез мавыктыргыч булды. Очрашуга 50ләп кеше килде, һәм барысы да диярлек борынгы китаплар алып килгән! Шуларның берсендә танылган шагыйрь, Бөек Ватан сугышы елларында конц-лагерьда һәлак булган Хәйретдин Мөҗәйнең кулдан язылган шигыре ачыкланды.

Җегетәк авылында уфалыларны 1912-1914 елларда төзелгән һәм республиканың архитектура һәйкәле булган агач мәчет таң калдырды. Рамил хәзрәт аларга борынгы басма китап һәм кулъязма үрнәкләрен күрсәтте. Кайчандыр шушы авыл кешеләренеке булган алар. Саклап калу өчен, ядкәрләрне мәчеткә китергәннәр. Кызганычка, вакыт китапларга карата аяусыз, кайбер битләрен укырлык түгел инде.

Венера АШИРОВА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: