Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 август 2018, 11:34

“Башкача чигереп булмый”

Дәүләт башлыгы халыкка пенсия реформасы үткәрү мәсьәләсенә кагылышлы карарын җиткерде

Дәүләт башлыгы халыкка пенсия реформасы үткәрү мәсьәләсенә кагылышлы карарын җиткерде


Кичә Русия Президенты Владимир Путин илебез халкына телевидение аша ачыктан-ачык мөрәҗәгать итеп, пенсия реформасына кагылышлы фикерен белдерде. Ул аның зарурлыгын җентекләп дәлилләде һәм шул ук вакытта аны йомшартучы чаралар тәкъдим итте.

Беренче чиратта, аның фикере буенча, хатын-кызлар өчен пенсия яшен берьюлы сигез елга арттырырга ярамый. Путин аны 5 елга калдырырга тәкъдим итте. Шулай ук кимендә өч бала тәрбияләгән аналарга пенсиягә иртәрәк чыгу хокукы күздә тотылырга тиеш.

Элекке закон буенча киләсе ике елда пенсиягә чыгарга тиеш кешеләр өчен аерым ташламалар каралачак. Алар пенсиясен яңа пенсия яшеннән алты айга алдан рәсмиләштерә алачак. Хәзер пенсиягә чыгарга биш ел кала пенсия алды яшендәге кешеләрне өстәмә гарантияләр көтә.

Хакимият кешеләрнең яшәү һәм хезмәт шартларын исәпкә алырга, халыкның аерым катламнары өчен ташламалар күздә тотылырга тиеш. Аның фикеренә караганда, Төньякта яшәүче төбәк һәм авыл халкы өчен гамәлдәге пенсия шартларын калдырырга, хәтта авылда яшәүче пенсионерлар өчен 25% өстәмә билгеләү ихтималын да күздән кичерергә кирәк.

Пенсиягә алдан чыгу өчен стаж киметелә. Хатын-кызлар өчен – 37, ир-атлар өчен – 42 елгача.

– Тәкъдим ителгән үзгә-решләр пенсионерларның керем дәрәҗәсен генә саклап калмаячак, аның үсешен дә тәэмин итәчәк. Безгә авыр, әмма зарур карар кабул итәргә туры киләчәк, – диде ул.
Читайте нас: