Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август 2018, 12:02

Тормыш чынбарлыгы: йортыңнан колак кагу берни түгел

Таләп ителсә, бүләк итү килешүен дә, ышаныч кәгазен дә гамәлдән чыгарып була

Таләп ителсә, бүләк итү килешүен дә, ышаныч кәгазен дә гамәлдән чыгарып була


Яңа ел сөенчесе

(беренче очрак)

Яңа 2016 ел алдыннан 83 яшьлек туймазылы

Т. көтелмәгән “бүләк”кә ия була – озак еллар яшәгән фатирының үзенеке булмавы ачыклана. Баксаң, ике ел инде фатир хуҗалары – оныгы белән кияве икән. Фатирны исә аларга Т.ның газиз кызы саткан. Ничек саткан әле – әтисенең ышаныч кәгазе нигезендә. Һәрхәлдә, ул шулай дип бара.

Соңгы елларда өлкән яшьтәге ир нык авырган. Аның медицина картасы табиб язмалары белән шыплап тулган: шикәр диабеты, аннары – инфаркт... 2014 елда аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Өч атнадан соң исә, аннан чыккач, кече кызы әтисеннән ниндидер документка кул куюын үтенә. Ул, укып та тормый, имзасын куя – газиз кешеңә ничек ышанмыйсың инде? Т. шул ышаныч кәгазенә кул куйган булып чыга. Эшнең асылына төшенгәч, документның гамәлсезлеген тануларын үтенеп, судка гариза бирә.

Суд эше башланып, өч ай үтүгә вафат була ул. Эш, мирас кабул итү өчен алты ай вакыт таләп ителү сәбәпле, туктатыла. Ярты елдан соң бу ирнең ике кызы да мираска дәгъва белдерә. Моннан тыш, өлкән кызы үзен вафат булган әтисенең варисы итеп тануларын үтенеп, судка гариза бирә. Аның үтенече канәгатьләндерелә һәм эш яңа сулыш белән дәвам итә. Суд психология-психиатрия экспертизасы билгеләнә, ул карар чыгара – ышаныч кәгазенә кул куйганда

Т. уйлап эш итәрлек хәлдә булмаган. Нәтиҗәдә суд дәгъва бирүченең таләпләрен канәгатьләндерергә дигән карар чыгара.

Ышаныч кәгазе – гамәлсез дип, бердәнбер законлы варислары сыйфатында ике кызы таныла.


«Бүләк» гамәлдән

чыгарыла

(икенче очрак)

2014 елда Бөек Ватан сугышы яугире Р. торак сертификатына ия була һәм ярты елдан соң тормыш иптәше белән бергә ике бүлмәле фатирын котлата. Бер елдан ул вафат була, янә ярты елдан соң аның 90 яшьлек тол хатыны фатирга улының хуҗа булуын белә.

Бу ике очрак бер-берсенә шактый охшаш. Тик бу очракта эш ышаныч кәгазенә нигезләнмәгән, фатир бүләк ителгән. Ветеранның тол хатыны дөреслекне тергезүне үтенеп, судка мөрәҗәгать иткән, әмма улы әнисе белән икесенең документны тиешле дәрәҗәдә рәсмиләштерүен белдергән. Тик өлкән яшьтәге ханым беркемгә дә бернәрсә дә бүләк итмәвен раслаган. Башка балалары да аның ягына баскан. Бу юлы да эшкә фәкать суд-психиатрия экспертизасы ачыклык керткән – улы 90 яшьлек әбинең психикасында җитди үзгәрешләр булудан файдаланган. Һәм бер сәгатьтә ата-анасы фатирының бердәнбер хуҗасына әверелгән. Гаделлекне фәкать суд юллап бирде, фатирны өлкән яшьтәге апага кайтарып, дөреслекне тергезде.
Читайте нас: