Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август 2018, 11:37

Сайлаучылар игътибарына!

Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлауга әзерләнү һәм үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча “туры элемтә” үткәрә

Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлауга әзерләнү һәм үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча “туры элемтә” үткәрә


2018 елның 31 августында Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев 10.00-11.00 сәгатьләрдә 8-800-347-54-54 телефоны буенча 2018 елның 9 сентябрендә БР алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлауга әзерләнү һәм үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча “туры элемтә” үткәрә. Шалтырату түләүсез.

Сорауларны алдан электрон почта адресына ([email protected]) юлларга мөмкин, “туры элемтә” билгесе куярга онытмагыз. Аларга җаваплар төбәк дәүләт матбугат басмаларында һәм БР Үзәк сайлау сәхифәсендә басылачак.

***

Шушы көннәрдә район Хакимиятендә үткән семинарда 50 һәм 51нче округ сайлау комиссияләре әгъзалары, Туймазы, Бүздәк һәм Шаран районнары участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм сәркатипләре катнашты. Киңәшмәгә район Хакимияте башлыгы урынбасарлары, хокук, сәламәтлек саклау оешмалары, ЗАГС, миграция хезмәте вәкилләре чакырылды.

Төбәк сайлау комиссиясе рәисе Генадий Алчинов җыелучыларга агымдагы сайлау компаниясендә комиссияләргә йөкләтелгән бурычлар турында сөйләде.

Аннары сайлау комиссиясе әгъзалары сайлау законнарындагы үзгәрешләрне, округ һәм төбәк сайлау комиссияләре эшен оештыруны өйрәнүгә кереште, Русия кешеләрен сайлаучылар исемлегенә кертү тәртибен һәм нигезен, сайлауларда мәгълүмлек тәэмин итү һәм депутатлыкка кандидатларның сайлау алды агитация эшчәнлеген үткәрү һәм башка мәсьәләләрне тикшерде.
Читайте нас: