Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 август 2018, 16:36

Мәсьәлә хәл ителде – явым-төшем куркытмый

Кандра 1нче мәктәбендә түбә ремонтлау төгәлләнә

Кандра 1нче мәктәбендә түбә ремонтлау төгәлләнә


Быел мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында һәм мәктәпләрдә түбә ремонтлауга район бюджетыннан кимендә 9 миллион сум бүленде. Туймазы 25нче балалар бакчасында һәм Серафимовка 1нче мәктәбендә бу эшләр башкарылачак кына әле, Кандра 1нче мәктәбендә исә ремонт төгәлләнеп килә.

– Мәктәбебез зур, – ди мәктәп директоры Рена Салишова. – Быел бездә 680 бала укыячак, шул исәптән 85 беренче сыйныф укучысы.

Аларны мәктәптә аеруча дулкынланып көтәләр. Уку елы башлануга башлангыч сыйныф бүлмәләренең су үткән түбәсен ремонтлау мәсьәләсен хәл итә алганнар.

Мәгариф оешмасында түбә ябу эшләре июльдә башланды, аларны “Берпи” архитектура-төзелеш корпорациясе” җәмгыяте (Уфа) башкара. Участок мастеры Әмир Солтангыйльдин сүзләренә караганда, объектта җиде кешелек бригада хезмәт сала. Түбәне сүткәндә төзүчеләр бетон түшәмәне салдырган, өслеккә яңа измә җәйгән һәм гидроизоляция башкарган – пенополистиролдан ике кат заманча җылыткыч түшәгән. Тик ремонт вакытында яңгырлар мул булган, бу бинаның эчке өлешенә зыян салган. Шуңа күрә түбә яңарту белән беррәттән коридорда, берничә уку кабинетында, спорт залында һәм баскыч мәйданчыкларында бизәкләү эшләре башкарырга туры килгән. Бу эшкә мәктәпнең техника хезмәткәрләре җәлеп ителгән.

Зилә АБДУЛЛИНА.
Читайте нас: