Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 август 2018, 12:08

Нигъмәткә бай алтын көз килә

Район хуҗалыклары сөренте җирләрне язгы чәчүгә әзерли

Район хуҗалыклары сөренте җирләрне язгы чәчүгә әзерли



Көз якынлашу сәбәпле, игенчеләргә берничә эшне берьюлы башкарырга туры килә: алар бөртеклеләрне суктыра, туңга сөрә һәм уҗым чәчә. Бу көннәрдә шундый күренешкә тап буласың: бер басуда комбайннар үстерелгән уңышны җыя, күршедә исә сабан һәм дискаторлы тракторлар туфракны язгы чәчүгә әзерли. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре җирне туңга сөрүне җәй ахырында башкарырга тырыша, чөнки бу уңышны шактый күтәрә, чүп үләннән арындыра, туфракның кар сулары һәм яңгырдан алынган дымны сеңдерү мөмкинлеген арттыра.

– Игеннәрне җыеп алу белән туңга сөрә башлыйбыз, – ди “Өязе” крестьян-фермер хуҗалыгы җәмгыяте директоры Ирек Насыйбуллин. – Мәсәлән, берьеллык үләннәрне сенажга салдык һәм басуларны шундук эшкәртүгә керештек. Яз көне бу мәйданнарга кукуруз чәчәчәкбез, ул мал азыгына китәчәк. Хуҗалыкта техника җитәрлек: басуларда өч комбайн, 15 трактор һәм КамАЗ эшли.

Хуҗалык механизаторы Филүс Шакиров туфрак эшкәртү белән мәшгуль. Авыр эш көненнән соң ул машинасын тәртипкә китерә – үзәк һәм механизмнарын көйли, сабанны туфрак һәм тамырлардан арындыра.

“Өязе” хуҗалыгында Филүс Фәнүс улы күптән түгел эшли башлаган. Безнең районга гаиләсе белән ярты ел элек Илеш районыннан күчеп килгән. Торак мәсьәләсен хуҗалык җитәкчесе хәл иткән – “Өязе” кунакханә комплексында уңайлы бүлмә тәкъдим иткән. Механизатор эшкә вахта машинасында йөри.

Кыр эшләре белән беррәттән хуҗалыкта терлекчелек комплексларын кышка әзерләү дәвам итә: 100 башка исәпләнгән сыер абзары ремонтлана, яңа бозау абзарына нигез салынган, аны киләсе елда төзеп бетерү күздә тотыла.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: