Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 август 2018, 18:00

Баллы оҗмах

Узган шимбәдә умартачылар 700 мең сумлык продукция саткан

Узган шимбәдә умартачылар 700 мең сумлык продукция саткан


Чәчәкләр бал кортларын үзенә җәлеп иткән кебек, бал ярминкәләре дә бу ризыкка мөкиббәннәрне үзенә әйди. Узган шимбәдә үткән чара сатып алучылар өчен генә түгел, умартачылар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде, алар үз товарын сатты, тәҗрибә уртаклашты, элемтәләр урнаштырды. Анда үзебезнең һәм күрше районнар умартачылары катнашты. Карабодай, юкә, кандала үләне, катнаш чәчкә баллары, серкә, чыршын, балавыз сатып алырга мөмкин иде. Хуш исле, файдалы ризык сатып алганчы, туймазылылар аны тәмләп карады.

Район Хакимияте әлеге чараны бервакытта да игътибарсыз калдырмый. Бу юлы алдынгы умартачылар, тармак ветераннары һәм яшь умартачыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Шәхси хуҗалыгында бал кортларын нәтиҗәле үрчетү белән шөгыльләнгән өчен Җегетәктән Илмир Якупов билгеләнде.

– Унбер ел элек бакчама умарта күче очып килде, – ди Илмир Искәндәр улы. – Аксакаллар бал кортлары очып килгән урынны борын-борыннан бәхетле дип саный. Мин дә шул ук көнне умарталык җиһазлау белән шөгыльләнә башладым. Бу хакта күптән хыяллана идем, биредә исә бәхет югарыдан төште. Умарта асрау турында китаплар укыдым. Бер елдан умарталар санын 16га җиткердем. Бүген бер анык умартаны алып, иртә яздан кара көзгә кадәр анда бал кортлары өчен күпме азык сарыф ителүен күздә тотам. Күрсәткечләрне махсус көндәлеккә яза барам. Вакытны янга калдыру өчен байтак кулланмам бар: умарталар өчен тиз арада кыса җыю, бал аерту өчен һ.б.

Илмир Искәндәр улы барлык эшкә дә шундый җаваплы мөнәсәбәттә – җитәкче сыйфатында туплаган күпьеллык тәҗрибә нәтиҗәсе бу. Якупов 6 ел «Башкирэнерго» җәмгыятенең Туймазы район электр челтәрләрен җитәкли.

Киләсе елга умартачы махсус бал йорты (апийорт) төзүне күздә тота. Бу фикерне интернеттан тапкан. Апийорт умарталар өстендәге сәкене хәтерләтә. Белгечләр ял вакытында кортлар барлыкка китергән микротибрәлү сизелүен раслый. Юкә, карабодай, балавыз исенән баш әйләнә. 10 минут шундый ял вакытында атна буена җыелган арыганлык кул белән сыпырып алгандай юкка чыга. Кызыклы тәкъдим бу – тизрәк сынап карыйсы килә.


Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: