Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2018, 11:55

Погонлы коткаручы

Полиция хезмәткәре өлкән яшьтәге ханымның гомерен саклап калган

Полиция хезмәткәре өлкән яшьтәге ханымның гомерен саклап калган


Полициядә ун ел эшләү дәверендә участок вәкиле, өлкән лейтенант Игорь Ифраимов гадәттән тыш хәлләргә күнегеп беткән диярлек. Чөнки кизү вакытында хәзер нәрсә булачагын белмисең, көтелмәгән очракларга – сугыш чукмарларын аерырга, гаилә ызгышын көйләргә, хокук бозучыны тоткарларга әзер торырга кирәк.

Ифраимовның чираттагы – 19 июльдәге эш көне гадәттәгечә башланып китә. Шофёр – полиция өлкән сержанты Владимир Захаров белән шәһәр урамнарында патрульдә йөргәндә, күзенә янгын чалына. Гафуров урамындагы йортларның берсе яна. Игорь янгын турында дежур бүлеккә хәбәр итә, үзе, янгын сүндерүчеләрне көтеп тормыйча, өйгә таба йөгерә. Койма аша сикереп кереп, йоклаган хуҗаларны уяту өчен тәрәзә-ишекләрне шакый башлый.

– Башта беркем дә җавап бирмәде, – дип хәтерли участок вәкиле. – Анда кеше юктыр, бәлки, дип уйладым. Әмма күршеләре бу йортта өлкән яшьтәге ханым яшәвен әйтте. Ул каты йокыга талган булган, күрәсең. Тәрәзәне ваттым һәм бу хатынның тавышын ишеттем. Аны өйдән алып чыкканда күтәрмәгә дә ут капкан иде хәтта.

Табиблар сүзенә караганда, каза күрүченең тәне пешкән, ул хәзер йортында дәвалана. Полиция хезмәткәре җитез, оста гамәлләр кылмаса, һәлак та булыр иде.

Игорь Михайлович хәрбиләр гаиләсендә туган. Һөнәр сайлауга да шул тәэсир иткәндер, күрәсең. Ул бирегә армиядә контракт буенча биш ел хезмәт иткәннән соң килгән. Патруль-пост хезмәтендә эшли башлаган, соңгы өч елда – участок вәкиле.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: