Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 июль 2018, 12:55

Күрче, нинди хозурлык!

Шәһәр мәйданында Сәүдә хезмәткәре көне уңаеннан төбәк җитештерүчеләренә ярдәм итү максатында “Үзебездә, Туймазыда җитештерелгәнне сайла!”

Шәһәр мәйданында Сәүдә хезмәткәре көне уңаеннан төбәк җитештерүчеләренә ярдәм итү максатында “Үзебездә, Туймазыда җитештерелгәнне сайла!” ярминкәсе үтте.
Төбәк сәүдә оешмалары, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре, шәхси эшкуарлар, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре күптөрле продукция тәкъдим итте.

21сәүдә рәтендә камыр ризыклары, бал, мәктәп кирәк-яраклары, китаплар, тегү-бәйләм эшләнмәләре һ.б. сатып алырга мөмкин иде. Куәс һәм камыр ризыклары сыйфатын билгеләү максатында аларны тәмләп карау оештырылды. Гамәли-бизәк сәнгате һәм картиналар күргәзмәсе чараның күркәм бизәгенә әверелде.

Тоташ алганда, бу көнне кимендә 43 мең сумлык продукция сатылды.
Читайте нас: