Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2018, 11:49

Фонтаннар да “бизәнүгә” мохтаҗ

Шәһәребезне бизәүче объектлар ремонтлана

Шәһәребезне бизәүче объектлар ремонтлана


Һәр яз саен тантаналы шартларда шәһәр фонтаннары ачыла. Быел да шулай булды. Әмма җәйге челләдә, шәһәр халкы аларның җиләс һавасына аеруча мохтаҗлык кичергәндә, фонтаннарны даими сүндереп торалар. “Сәбәбе нәрсәдә?” – дип кызыксына туймазылылар.

– Эш шунда ки, тора-бара сыннар су тәэсирендә саргая, – ди икенче ел бу объектларны хезмәтләндергән “Водоканал” җәмгыяте директоры урынбасары Рөстәм Шакиров. – Аларны тәртипкә китерү өчен корылмаларны юшкыннан даими тазартып торабыз һәм су тәэсиреннән саклаучы буяулар белән йөзлибез. Быел бу эш берничә тапкыр башкарылды инде. Барлык биш фонтанны да тәртипкә китерү өчен гадәттә биш көн таләп ителә. Кызганычка, кайчак безгә объектларны, алар шактый пычрану сәбәпле, туктатырга туры килә: шәһәрдәшләребез фонтан касәсенә кәгазь, асфальт кисәкләре, нарат күркәләре һ.б. ташлый. Нәтиҗәдә алар тыгыла һәм су бирүче насос янып чыга. Суны агызып, бассейнны тазартырга, җиһазларны ремонтларга туры килә. Иң мәшәкатьле фонтаннар – “Яшьләр” төбәгендә һәм Чапаев урамында. Соңгысын бервакыт явызлар җимереп китте. Югыйсә, аларны тергезүгә бюджет акчасы сарыф ителә.

Хөрмәтле туймазылылар! Бу безнең шәһәр. Аның гүзәл һәм төзек булуы безнең зур һәм вак архитектура корылмаларына карашыбызга бәйле.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: