Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2018, 12:18

Өч яклы килешүгә кул куелды

Хакимият, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен озайтты

Хакимият, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен озайтты


Җәмәгать-хезмәт мөнәсә-бәтләрен көйләү буенча өч яклы төбәк комиссиясенең чираттагы утырышында көнүзәк мәсьәләләр кузгатылды. Иң мөһиме – профсоюз оешмалары берләшмәләре, эш бирүчеләр һәм район Хакимияте арасында 2018-2020 елларга яңа төбәк килешүе төзү. Комиссия эшенә аның координаторы, район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов җитәкчелек итте.

Барлык яклар да игътибар итәргә тиеш мөһим мәсьәләләр исәбендә Айдар Рифгать улы вакытында һәм лаек хезмәт хакы түләү, хезмәт хәвефсезлеге тәэмин итүне, хезмәт мөнәсәбәтләрен аныклау-мәгълүмлаштыруны, яшьләргә һәм балалы гаиләләргә ташламалар тәкъдим итүне атады.

Моннан тыш, килешүнең бер бүлеге хезмәт коллективларында физик мәдәният һәм спортны үстерүгә юнәлтелгән чаралар белән тулыландырылган. Башкалар исәбендә сүз эш көне тәртибенә сәнәгать гимнастикасын кертү турында бара (РФ Спорт министрлыгы “Хезмәт урынында эш ысулларын исәпкә алып сәнәгать гимнастикасы” методика кулланмасын һәм сәнәгать гимнастикасы белән видеоязмалар әзерләгән – алар министрлыкның рәсми сәхифәсендә урнаштырылган).

Зөлфирә ХӘБИБРАХМАНОВА,
Гаилә, хезмәт һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү министрлыгының Туймазы район һәм шәһәр төбәк бүлеге начальнигы.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: