Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июль 2018, 12:50

Басуга төзек комбайннар гына чыгачак

Район хуҗалыкларында мал азыгы һәм ашлык җыю техникасы тикшерелә

Район хуҗалыкларында мал азыгы һәм ашлык җыю техникасы тикшерелә


Тиздән басу-кырларга комбайннар чыгачак, бөртекле уҗым ашлыгы урыла башлаячак. Графикка ярашлы рәвештә, урак алдыннан Дәүләт техника хәвефсезлеге район инспекциясе начальнигы Рамил Камалтдинов (фотода – уртада) “САВА-Агро-Япрык” җәмгыятендә тикшерү үткәрде, үзйөрешле машиналарның урып-җыю эшләренә әзерлеген бәяләде. Комбайннарның үзәк һәм агрегатларының ышанычлы беркетелүенә, яктылык, тавыш сигналларына, тормоз системасына, янгын сүндерү чаралары төзеклегенә игътибар ителде.

Инспектор сүзләренә караганда, хуҗалык техниканы тикшерүгә берничә ел рәттән югары дәрәҗәдә әзерләнә.

– Япрыклылар соңгы ун елда сатып алган өч “Вектор” ашлык җыю комбайнының техника торышы яхшы, алар вакытында ремонтлана. Биредә механизаторлар коллективы яшь, чәмле. Егетләр техникага үзенеке итеп карый һәм кимчелекләрдән тиз арада арына, – ди Рамил Миңнехаҗи улы.

Бүгенгә райондагы 24 хуҗалыктан “Нерал-Матрикс”, “Үзәк” МТСы “Колос” филиалы, “САВА-Агро-Япрык”, “Мәтәүтамак”, “Бишенде” җәмгыятендә һәм Собханкул агросәнәгать колледжында гына техника тикшерү үткән. Калганнары әлегә аны тәртипкә китереп өлгерә алмаган яисә ачыкланган кимчелекләрдән арына.

– Күләмле авыл хуҗалыгы машинасында арткы күренеш көзгесе ише вак җиһаз булмаса да, без аңа басуга чыгарга рөхсәт итмәячәкбез. Комбайнчы тирә-якны яхшы күрергә тиеш, бу артка хәрәкәт иткәндә хәвефле очраклардан сакланырга ярдәм итә, – дип дәвам итә Камалтдинов. – Хуҗалык җитәкчеләренә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тизләтергә киңәш итәм. Урып-җыю чоры башланырга бик аз вакыт калды.


Зилә АБДУЛЛИНА


Читайте нас: