Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июль 2018, 12:05

Чәчүлекләр сыйфатлы

Галимнәр һәм агрономнар районның дүрт хуҗалыгында игеннәр торышын бәяләде

Галимнәр һәм агрономнар районның дүрт хуҗалыгында игеннәр торышын бәяләде


Сишәмбе көнне районда Башкортстан дәүләт аграр университеты, авыл хуҗалыгы фән-тикшеренү институты галимнәре булып китте. Моннан тыш, Сарытау, Ырымбур һәм Курганнан авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фән оешмалары җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашырга килде. Эш сәфәрендә аларны Туймазы районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнары озатып йөрде.

Кече җыенда катнашучылар басу-кырларында үрнәк өчен уҗым арышы, сабан бодае, арпа, кукуруз һәм шикәр чөгендере чәчелгән “Өсән”, “Бишенде”, “САВА-Агро-Япрык” һәм “Зикура” хуҗалыкларында булды. Игеннәр тиешле вакытта чүп үлән, авырулар һәм корткычларга каршы эшкәртелгән, шулай ук минерал ашламалар белән тукландырылган, бу исә аларның үсешенә уңай тәэсир иткән.

Нәтиҗәдә, белгечләр агротехника кагыйдәләрен үтәү һәм басуларны дөрес эшкәртү чәчүлекләрнең югары сыйфатлылыгын тәэмин итүен билгеләде.
Читайте нас: