Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июль 2018, 11:37

“Росток”ның шытымнары нык

Кечкенә теплица җитди кәсепкә нигез салган

Кечкенә теплица җитди кәсепкә нигез салган


“Росток” крестьян хуҗалыгы 90нчы елларда бер сотый мәйданлы теплицада... башлы суган игүдән башлана. Раузалия һәм Фәрит Габдрәхимовларның (элек берсе – сатучы, икенчесе сваркачы булган) беренче фермерлык тәҗрибәсе уңышлы була – уңышны кырып-себереп сатып бетерәләр. Күңелләре үсеп, помидор, кыярга тотыналар.

Моның өчен Фәрит Заһит улы Иске Туймазы авылыннан ерак түгел җир арендалый, анда 20 сотый теплица корып куя. Бүген тырыш гаиләнең хуҗалыгы 5 гектар тәшкил итә. Габдрәхимовларның сүзенә караганда, көндәшлеккә сәләтне саклау, энергия чыганакларын янга калдыру өчен алар заманча дугалы корылмаларга өстенлек бирә. Аларның үзенчәлеге гадәти теплицадан биегрәк булуында һәм кимендә биш ел хезмәт итәчәк күп катлы плёнка белән ябылуында.

Плёнканың төп сыйфаты – ул көн дәвамында туплаган җылыны саклый. Нәтиҗәдә яшелчәләр тизрәк өлгерә, уңыш та арта. Өстәвенә, “акыллы полиэтилен”, кояш нурларын чәчеп, ультрашәмәхә нурланышка каршы көрәшә һәм шул рәвешле үсемлек яфракларын пешүдән саклый.

Моннан тыш, ике ел элек, кредит акчасыннан файдаланып, тамчылап сугару технологиясен куллана башлаганнар. Бу суны һәр үсемлек төбенә хәтта төнлә агызу мөмкинлеге бирә, нәтиҗәдә су һәм хезмәт чыгымнары кими. Әйтергә кирәк, биредә үсемлекләрне ашлау да автоматлаштырылган сугару системасы ярдәмендә башкарыла. Ул туфракка су белән бергә эләгә.


Зилә АБДУЛЛИНА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: