Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июль 2018, 11:57

Дәүләт программалары һәм антибиотик урынына тоз куллану турында

Кыска гына вакыт эчендә авыл егете күптармаклы хуҗалык оештырган

Кыска гына вакыт эчендә авыл егете күптармаклы хуҗалык оештырган


Төрле дәүләт программаларында чәмле катнашып, үзеңнең хуҗалыгыңны ныгытырга һәм тотрыклы керемгә исәп тотарга була. Район күләмендәге бәйгенең “Мал симертү буенча алдынгы шәхси-ярдәмче хуҗалык” бүлегендә җиңгән Ринат Габдуллин моны үз тәҗрибәсендә раслаган.

2010 елда Югары Сәрдектә Ринат Мөнәвир улы байтак гомер эшләгән авыл хуҗалыгы предприятиесе бөлгенлеккә төшә. Гаиләсе өчен катлаулы заманалар башлана. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә басып, ул эш башлаучы эшкуар сыйфатында дәүләттән нинди ярдәмгә исәп тота алуы белән кызыксына. Аннары эшкә керешә.

Каралты-курасын тәртипкә китерә, шәхси-ярдәмче хуҗалыгын үстерү кәсеп-планын төзи, аны уңышлы яклый... Озакламый аңа бер елга эшсезлек буенча пособие – 87 мең сум күләмендә субсидия бүләләр. Бу акчага Габдуллин 12 баш сарык һәм 30 умарта сатып ала. Аннары – 80 каз һәм бройлер. Моның белән генә чикләнми, шәхси-ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программаларын барлавын дәвам итә.

– 2014 елда “Россельхозбанк” буенча ташламалы кредит алып булу мөмкинлеген белдем, – ди Габдуллин. – Нәтиҗәдә миңа 120 мең сум бүлделәр, проценты да зур түгел иде. Бу лимузин, Бестужев, кара-чуар токымлы сигез бозау сатып алу, 10 гектар люцерна һәм кындырак чәчү мөмкинлеге бирде. Бераздан дусларым белән берләшеп, чапкыч һәм электр тырмасы сатып алдык; бастырык-җыйгычны фермерлардан арендага алабыз, шулай арзанрак. Хәзер ел саен 400әр килограммлы ике йөз төргәк печән әзерлим.

Габдуллин фикеренә караганда, терлекчелектә иң катлаулысы – бозауны беренче айда тәрбияләү. Бу чорда ул аларның рационына көрпә, ашлык кертә. Азыктагы файдалы микроэлементларны саклау өчен ул аны бервакытта да пешерми, суга салып бүрттерә генә.

– Үгезләр көрәйгән саен тупас азыкны, чөгендер һәм кабакны дөрес чиратлаштыру зарур, – дип тәҗрибә уртаклаша хуҗалык иясе. – Мин антибиотик һәм синтетика витаминнары кулланмыйм дигәнгә ышанмыйлар. Әмма бу шулай. Малның хәле начарайса, ата-бабаларыбыз үрнәгендә, тоз бирәм. Моны сатып алучыларым лаек бәяли.

Габдуллин сыер малы симертү исәбенә генә дә бер чорда 450 мең сумлап акча эшли алуын бәян итә. Калган акча умарта, сарык һәм кош-корттан керә.

Татар-Олкан авыл советының биш авылында 50 километр чамасы юлларны тәртиптә тоту да аның бурычлары исәбендә. Авыл хакимияте белән килешү нигезендә ул кыш көне урамнарны кардан арчый, җәй көне юл буендагы үләнне чаба. Аңа бу уңайдан студент улы ярдәм итә. Ринат Мөнәвир улы аның ярдәменә сөенеп бетәлми – димәк, лаек алмаш үсә.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: