Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2018, 11:43

Стена акшарлау – чын сәнгать

“3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте төзелеш мәйданчыгында республика акшарчылары ярышты

“3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте төзелеш мәйданчыгында республика акшарчылары ярышты


Төзелеш тармагына берничә йөз ел. Шушы дәвердә яңа технологияләр, чималлар барлыкка килде, әмма осталарның алтын кулларына алмаш юк.

Кичә Башкортстанның җиде төзелеш оешмасыннан 14 оста, республика акшарчыларының һөнәр осталыгы бәйгесендә катнашып, җиңүгә дәгъва итте. Шул исәптән Туймазыдан ике предприятие – “3нче төзелеш фирмасы” һәм “РегионСтройСервис” җәмгыятьләре бу.

“3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте объектларының берсендә катнашучыларга эш күләмен күрсәттеләр һәм коры катнашмалар белән тәэмин иттеләр. Штукатурлаганнан соң стена тип-тигез булсын өчен, эшче өслеккә алдан ук “маякчык”лар урнаштырылды. Акшарчыларга измә әзерләп, аны стенага сылыйсы гына калды.

Һөнәр алдынгылары күләм, сыйфат, хәвефсезлек техникасы үтәлеше, биремне үтәгәннән соң эш урыны торышы буенча билгеләнде. Катнашучылар барысы да эшне 2,5 сәгатьтә башкарып чыкты, аннары сорауларга җавап брде.

Бәйгегә кагылышлы җентеклерәк мәкаләне киләсе саннарның берсендә укыгыз.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: