Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2018, 13:01

Бурычлыларны “аулыйлар”

Суд приставлары һәм ДЮХИИ бүлекчәсе хезмәткәрләре бергәләп тикшерү үткәрә

Суд приставлары һәм ДЮХИИ бүлекчәсе хезмәткәрләре бергәләп тикшерү үткәрә


“Әзерләнегез, сезгә таба көмеш төсендәге “Лада Самара” китте... көрән “унлы”... кара “Лексус”, – Туймазы суд приставлары рациясеннән шундый боерыклар яңгырады. Аларның Уфадагы хезмәттәшләре “Юл приставы” комплексы ярдәмендә автомобиль агымыннан намуссыз туймазылыларны «аулады». Алиментын, салымнарын, ДЮХИИ штрафларын, торак-үткәргечләр хезмәтләре өчен түләргә «оныткан» бәндәләрне.

Бер көндә суд приставлары ДЮХИИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә 20 бурычлыны ачыклады. Аларның 14е штрафын шундук түләде, өч чит ил машинасы хуҗасына милке белән хушлашырга туры килде. Өчесенең дә саллы бурычы җыелган, әгәр бу кешеләр 10 көн эчендә исәпләшмәсә, транспорт сатуга куелачак. Акчасы исә бурычларны каплауга китәчәк.

– Кеше “тәгәрмәчсез” калса, ким дигәндә уңайсызлык кичерәчәк һәм тизрәк бурычын кайтарырга тырышачак, – ди РФ Суд приставлары хезмәтенең БР буенча җитәкче белгеч-эксперты Руслан Фәйзерахманов. – Хезмәттәшләребезнең эшен җиңеләйтү өчен, без аларга бер “Юл приставы” комплексын тапшырачакбыз. Әмма мотлак

ДЮХИИ бүлекчәсе хезмәт-кәрләрен дә җәлеп итәргә киңәш итәбез. Приставларның шофёр таныклыгын тартып алырга хакы юк, алар “егетләрчә кисәтү” генә ясый һәм бурычны мәҗбүри түләү вакыты турында искәртә ала.
Читайте нас: