Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2018, 13:08

Акча түләмиләр? Чара күрегез!

Хезмәт хакын тоткарлау 15 көннән артырга тиеш түгел

Хезмәт хакын тоткарлау 15 көннән артырга тиеш түгел


Туймазылы П. 2011 елдан бирле Уфадагы бер предприятиедә участок начальнигы булып эшли. Алты ел дәвамында эш бирүче белән ике арада тиң-тигез эш мөнәсәбәтләре хакимлек итә. Алар бары тик 2017 елда, 60 яшьлек иргә хезмәт хакы түләми башлагач кына бозыла. Ул аны бер ел сабыр гына көтә, аннары җитәкчеләргә сәбәбен аңлатып бирүне үтенеп мөрәҗәгать итә. Җавап алалмагач, акчасыннан колак кагуын аңлый.

– Безнең халыкның җитәк-че сүзенә ышануы һәм сабырлыгы иксез-чиксез, – дип гаҗәпләнә “Башкортстан республика адвокатлар коллегиясе” оешмасы Туймазы филиалы адвокаты Эдита Вәлиева. – Мондый очракларда кешеләр телдән әйтелгән вәгъдәгә байтак ышанып йөрергә риза. Хәтта предприятие бөлгән дип танылган һәм эшләгән өчен тиешле акчаны алу ихтималы бөтенләй булмаган очракта да. Әгәр аны түләмиләр икән, шундук чара күрергә кирәк.

– Беренче чиратта нәрсә эшләргә?

– Башта язма гариза белән эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә. Һәм хезмәт хакы кимендә 15 көнгә тоткарланган очракта бурыч тулысынча түләнеп беткәнче эшегезне туктатачагыгыз турында хәбәр итегез (РФ Хезмәт кодексы, 142нче маддә). Бу мөрәҗәгатьне ике данәдә төзү зарур. Берсенә предприятие җитәкчеләреннән сезнең кисәтүне алулары турында билге куйдырыгыз (югыйсә, сезне хезмәт тәртибен бозуда гаепләячәкләр һәм җәза бирәчәкләр). Бу да ярдәм итмәсә – эш бирүчедән бурыч турында белешмә алып, аны хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яисә судка илтеп тапшырыгыз. Эш бирүче мондый белешмә бирүдән баш тартса, бу хакта судка хәбәр итегез – ул предприятиегә тиешле үтенеч юллаячак.

– Алданган эшчән нәрсә-гә исәп тота ала?

– Законга буйсынмауның бу очрагында эш бирүчегә җитди җаваплылык яный – хезмәт хакы буенча бурычны түләүдән кала, аны штраф, тоткарлык, рухи зыян өчен компенсация, шулай ук адвокат чыгымнарын түләргә мәҗбүр итә алалар. Әлеге очракта суд безнең яклы булды һәм эш бирүчене хезмәт хакын түләве өстенә, рухи зыянны капларга һәм суд чыгымнарын түләргә мәҗбүр итте.

– Сез кешеләрнең үз мәнфәгатьләрен яклый белмәвен телгә алып үттегез. Эш бирүченең сүздә торачагына ышанып, алар күпме көтәргә әзер?

– Безнең тәҗрибәдә мондый очраклар бихисап күп. Әйтеп киткәнемчә, кешеләр предприятие бөлгән очракта да нидер өмет итә. Югыйсә, бу очракта һәр минут кадерле. Бөлгән предприятиедән түләнмәгән хезмәт хакын алу мөмкинлеге аның нинди милеккә ия булуына бәйле. Шуңа күрә бөлгенлек эшчәнлеге игълан ителү белән вакытлыча идарәчегә яки бәйге идарәчесенә хезмәт хакын түләү таләбе юлларга кирәк, аңа хезмәт килешүе күчермәсен һәм бурычыгыз күрсәтелгән белешмәне беркетергә онытмагыз. Ярдәм итмәсә – судка мөрәҗәгать итегез. Күпләр шул җитәчәк дип уйлый, әмма бу ялгыш фикер. Беренче инстанция суды сезнең файдага карар чыгару белән Арбитраж судка барыгыз. Сез анда үзегезне кредиторлар реестрына кертү турында гариза тапшырырга тиеш. Гаризаны судның кабул итү бүлмәсенә шәхсән барып тапшырырга яки почта аша җибәрергә була. Арбитраж суд аны кабул итәчәк һәм аннары сезне реестрга кертү турында билгеләмә чыгарачак. Әйтергә кирәк, күмәк гаризалар кабул ителми, бары тик аерым-аерым гына.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: