Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июль 2018, 11:43

Печән чапмак – биемәк...

Районда күпьеллык үләннәрне беренче катка чабу төгәлләнә

Районда күпьеллык үләннәрне беренче катка чабу төгәлләнә


Хәтта кечкенә хуҗалыкта да печәнсез булмый: куян һәм кәҗәләрне туйдырырга, тавык-лар астына түшәргә кирәк. Сыер малы йөзәр генә түгел, меңәр баш исәпләнгән хуҗалыкларда аны күпме әзерләргә кирәклеген терлекчеләр генә белә. Шуңа күрә чәчү төгәлләнү белән, авыл эшчәннәре мал азыгы хәстәрләүгә кереште.

“Башинформ” агентлыгы мәгълүматлары буенча, хәзер республикада 300 мең гектар күпьеллык үлән чабылган (планга карата кимендә 60%), 229 мең тонна печән, 555 мең тонна сенаж әзерләнгән (31% һәм 33%).

Туймазы авыл хуҗалыгы эш-чәннәре дә, чәмләнеп, мал азыгы хәстәрли. Бүгенгә мал азыгы культуралары 8500 гектар чабылган, бу планга карата 44%. 8 мең тонна печән (73%), 12500 тонна сенаж (42%) әзерләнгән. “Нерал-Матрикс” предприятиесендә һәм “Япрык” хуҗалыгында күпьеллык үләннәрне беренче катка чабу төгәлләнгән.

Район буенча бер шартлы баш малга уртача 7 азык берәмлеге хәстәрләнгән.
Читайте нас: