Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июль 2018, 11:56

Бергәләп ярдәм итик

Районда җәмәгать-хәйрия чарасы үтә

Районда җәмәгать-хәйрия чарасы үтә


Яңа уку елы башланырга ике айдан азрак вакыт калды. Кайбер гаиләләрдә 1 сентябрьгә әзерлек бара инде: әти-әниләр балалары белән кибетләрне чарлый, кирәк-ярак хәстәрли. Әмма Туймазыдагы 100ләп гаилә бала-чагасын яңа уку елына нинди акчага әзерләячәген күз алдына да китерми, хәтта.

Бүген мәктәп яшендәге кимендә 200 бала ярдәмгә мохтаҗ. Аларга ярдәм итү өчен “Гаилә” көнбатыш районара үзәгенең Туймазы бүлекчәсе чираттагы тапкыр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” дип аталган хәйрия чарасы үткәрә.

– Былтыр район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, эшчәннәре, шулай ук эшкуарлар һәм аерым кешеләр ярдәме белән мондый гаиләләрнең мәшәкатен өлешчә хәл итүгә ирештек. Кайберәүләр әйбер китергәндә хәтта исемен дә атамады, – ди бүлекчә мөдире Нәргизә Нурмөхәмәтова. – Тоташ алганда 242,12 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Быел бу эш сүлпәнрәк бара: бүген “Апогей” мебель фабрикасы ун мәктәп портфеле белән тәэмин итте, “Туймазытехуглерод” җәмгыяте акча күчерде. “Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыяте эшчәннәре үз акчасына язу-сызу кирәк-яраклары сатып алды.

Чара 31 августка кадәр барачак. Аңа күбрәк кеше кушылсын иде. Мәктәп балаларына яңа кием-салым, аяк киеме, портфель, язу-сызу кирәк-ярагы таләп ителә. Теләге булган кеше анык бер балага ярдәм күрсәтә ала. Аларның һәркайсына кагылышлы мәгълүмат безнең үзәктә бар (Туймазы, Чехов ур., 1б, телефон: 5-50-29).

Күп балалы Регина Табишева (фотода – уңда) өч ул тәрбияли, хезмәт хакы зур түгел.

– Төпчек улыма ун гына ай әле. Өлкәне Равилгә – 12, уртанчысы Раилгә (фотода – уртада) 9 яшь. Ярдәмнең ниндие дә безнең өчен бик урынлы булачак, – ди ул.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: