Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 июль 2018, 14:15

Җылы да, кайнар су да булачак

Тузган җылылык трассаларын алыштыру эше сентябрь ахырына кадәр озайтыла

Тузган җылылык трассаларын алыштыру эше сентябрь ахырына кадәр озайтыла



2017-2019 еллар дәвамында районда кимендә 27 км тузган җылылык челтәрен алыштыру күздә тотыла. Шуның 20 километры Туймазыга туры киләчәк.

Бу максатта Республика адреслы инвестиция программасы кысаларында республика бюджетыннан тоташ алганда 170 миллион сум чамасы бүленәчәк. Хәзер торак фондын һәм җәмәгать-мәдәният-көнкүреш объектларын Туймазыдагы 1нче, 7нче, Кандрадагы 5нче һәм Серафимовкадагы 16нчы казанлыклар белән тоташтыручы җылылык трассалары ремонтлана.

Комаров урамындагы 16нчы, 18нче биш катлы йортлар янында һәм 16нчы балалар бакчасы биләмәсендә “Центрснаб” җәмгыяте белгечләре ремонт белән мәшгуль. Алар көненә 9ар сәгать эшли, якшәмбе көнне генә ял итә. Эшне тизләтү өчен, конструкцияләрнең бер өлеше предприятиедә тоташтырылган һәм объектка әзер килеш китерелгән. Хәзер торбалар терәүләргә беркетелә, махсус катнашма ярдәмендә аларга гидроизоляция үткәрелә. Бу аларны селкенү, тутыгудан сакларга һәм файдалану вакытын озайтырга ярдәм итәчәк. Җылылык югалтуны киметү өчен, гидроизоляциядән соң торбаларны пенопласт “кабыкка” төрәчәкләр, аннары пыяла-тукыма белән ураячаклар.

– Хәвефсезлек максатында ремонтланучы өлешне пластик челтәр белән уратып алдык, билгеләр куйдык. Әмма челтәр белән билгеләрне даими урлыйлар, – дип зарланды участок прорабы Роберт Әхмәдиев. – Бу безнең эшне тоткарлый. Төбәк халкы җылылык һәм кайнар су тәэминаты җәһәтеннән кыенлык-лар кичермәсен өчен без аны сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз. Кешеләр моны аңласын һәм зыян салмасын иде.

Анфиса АИТОВА
Читайте нас: