Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль 2018, 13:17

Подъездга җан керде

Шәһәр халкы бу күпкатлы йортка шушы гүзәллеккә сокланырга килә

Шәһәр халкы бу күпкатлы йортка шушы гүзәллеккә сокланырга килә


Гафуров урамындагы 5а йорты подъезды стеналарында үзенчәлекле сурәтләр барлыкка килгән. Спортчылар – хоккейчы, футболчылар, боксчы, чаңгычыларның мәрәкәле сурәтләрен пумала һәм су-эмульсия буявы ярдәмендә 25 яшьлек туймазылы Алия Яруллина иҗат иткән.

– Сынлы сәнгать – безнең гаиләнең яраткан шөгыле: әнием белән туганым табигать күренешләрен яхшы төшерә, әтием белән без исә карикатура һәм мультфильм каһарманнарында махсуслашабыз, – ди Алия. – Миңа еш кына открыткалар ясавымны һәм дуслары өчен футболкаларга сурәт төшерүемне үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Тоташ баскыч мәйданчыгын беренче тапкыр бизәкләргә туры килде. Бик мавыктыргыч шөгыль бу. Биредә яшәүчеләрнең эшемнән канәгать калганына шат мин.

Шыксыз стеналарга җан өрү тәкъдиме – бала тудыру йортыннан хатыны Алинә һәм яңа туган улы Эминны көткән өч ул әтисе Флорит Газизовныкы.

– Олы улыбыз Җамал өч яшьтән хоккей уйный, күп вакытын “Девон” командасы исәбендә ярышларда һәм спорт җыеннарында үткәрә. Сентябрьдә исә бу секциягә өч яшьлек улыбыз Дамианны да бирергә уйлыйбыз, – ди малайларның әнисе Алинә Газизова. – Ирем мондый иҗатка рөхсәт сорап, идарәче компания директорына мөрәҗәгать иткәч, аңа каршы килмәделәр. Чыннан да, кешеләр гүзәллеккә лаек бәя биргән, астагы күршеләре исә, сурәтләрне күреп, баскыч мәйданчыгына бүлмә гөлләре чыгарган.


Алинә МУЛЛАКАЕВА.


Читайте нас: