Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июль 2018, 11:23

Игеннәрне ашлыйлар һәм саклыйлар

Район хуҗалыкларында чәчүлекләрне чүп үлән һәм корткычларга каршы эшкәртәләр

Район хуҗалыкларында чәчүлекләрне чүп үлән һәм корткычларга каршы эшкәртәләр
Һәр бакчачы тиешле тәрбиядән башка хәтта түтәлдә дә яхшы уңыш үстереп булмавын белә. Үсентеләрне вакытында сугарырга, ашларга һәм корткычларга каршы эшкәртергә кирәк. Районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре әле нәкъ шул эш белән мәшгуль. Бүгенгә алар 27900 гектар сабан ашлыгын химия ысулы белән утау эшен төгәлләгән. Планга карата 100% бу. 1300 гектар чәчүлек корткычларга каршы эшкәртелгән, яфрак-кыякка ашлама сиптерелгән.

Бер үк вакытта мал азыгы әзерләү эше бара. Кимендә 2000 тонна печән һәм 7500 тонна сенаж хәстәрләнгән инде.


Читайте нас: