Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июль 2018, 12:52

Шәһәр музыкага “чумды”

“Спартак” стадионында яшьләрнең катнаш мәдәниятләре фестивале үтте

“Спартак” стадионында яшьләрнең катнаш мәдәниятләре фестивале үтте


27 июньдә илебездә яшь буынның төп бәйрәме – Яшьләр көнен билгеләделәр. Шушы уңайдан Туймазыда зур бәйрәм оештырылды.

“Спартак» стадионының ачык һавада корылган сәхнәсендә Туймазыдан, Октябрьский, Уфадан килгән иҗат коллективлары чыгыш ясады. Ришат Төхфәтуллин, Илдус Мамалимов, Альбина Весна, “Энерджи” иҗат студиясенең “Красные бордюры” төркеме, “Нон-стоп” һәм “Арлекино” бию коллективлары тамашачыга үз иҗатын тәкъдим итте.

Район халкын Хакимият башлыгы Айдар Суфиянов сәламләде. Яшьләр – зур көч-куәт, уңышыбыз, иминлегебез, тотрыклы киләчәгебез нигезе, дип билгеләде ул.

Бу көнне яшь туймазылыларның берсе Алексей Ляпунов бар халык алдында сөйгән кызына тәкъдим ясады. Аның тәвәккәллегенә концертка килгән йөзләгән тамашачы алкышлады.

Беренче тапкыр шәһәргә Уфадан “Никто не круче” вокал төркеме килде. Бу бик яшь төркем – аңа нибары ике ай, әмма аның әгъзалары башкаланың иҗат даирәсендә шактый танылган кешеләр. Барабанчы Виталий Мальгин өч рок-төркемдә һәм “Нур” театрында уйный. Вокалчы Даниэль Хәкимов – рус академия драма театры актёры. Хип-хоп башкаручы Нигерия егете Фвангмун Гван быел Башкорт дәүләт нефть-техника университеты магистратурасын тәмамлаган. Кара тәнле егет коллективны бик тиз үз иткән. Тагын ике җырчы кызлары бар: Айгизә Галимова һәм Гүзәл Муллаәхмәтова (сәхнәдәге исеме Латиша).

Бу көнне тамашачыны КВНчылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрнең катнаш команда әгъзалары таң калдырды.

Туймазы воркаутчылары чыгышын да туймазылылар сокланып карады. Аларның мускуллары уйнап торган кояшта янган тәннәре барысын да әсир итте. Тантана ди-джей Амар алып барган дискотека һәм бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: