Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июнь 2018, 11:45

Каен урынына пальма «үскән»

Собханкулда яшәүче ирле-хатынлы Миңнеәхмәтовлар йорт яны биләмәсен яшел утраучыкка әйләндергән

Собханкулда яшәүче ирле-хатынлы Миңнеәхмәтовлар йорт яны биләмәсен яшел утраучыкка әйләндергән


Собханкулда Ленин урамындагы күпфатирлы 13нче йорт яныннан битараф кына үтәлмисең. Очып китәргә әзерләнгән аккошлар һәм җыйнак ләкләк оясы янында күршеләре дә, бала бишеге тарткан яшь әниләр дә, әби-бабайларына кунакка килгән үсмерләр дә селфи ясый.

Собханкул район хастаханәсенең элекке шәфкать туташы Венера Миңнеәхмәтова (фотода) фатир тәрәзәсе каршында яшел утраучык “иҗат иткән”.

– Йортыбыз янындагы җирне казып-актарып, бордюрлар урнаштыргач, тәрәзә каршындагы биләмә бушап калды, анда чүп үлән үсә башлады. “Болай булмый!” – дип уйладым да, көрәк алып, кичкә биләмәнең байтак өлешенә күпьеллык чәчәкләр утыртып кердем. Соңрак яшеллек арасында кош сыннары, йорт алдында үскән каенда исә пар ләкләкле оя урнаштырдым, – ди Венера Әхәт кызы.

Хәстәрлекле хуҗабикәгә биләмәне тәртиптә тотарга озак еллар шофёр булып эшләгән тормыш иптәше Әнвәр Нургали улы ярдәм итә: я өстәмә бордюрлар урнаштыра, я миләш үсентеләре утырта. Җентекле ремонт вакытында йорт каршында үскән яшь каенны кисәргә туры килгәч, Венера Әхәт кызы иренә көтелмәгән үтенеч белән мөрәҗәгать итә: “Миңа... пальма кирәк! Югыйсә, ләкләкләрем кайда яшәр?” Ире гараждан иске машина тәгәрмәчләре эзләп ала һәм алардан тропик агач яфраклары кисә.

Венера һәм Әнвәр Миңнеәхмәтовлар, пенсия яшендә булуга карамастан, бакча тәрбияләү шатлык кына китерүен раслый.

Алинә МУЛЛАКАЕВА.


Читайте нас: