Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июнь 2018, 13:00

ГОСТ-таләпләр — инженерның өстәл кенәгәсе

Яшь белгечнең хезмәт баскычы буйлап күтәрелү үзенчәлекләре турында 28 яшьлек “химмашлы” Руслан Исмәгыйлев бәян итә

Яшь белгечнең хезмәт баскычы буйлап күтәрелү үзенчәлекләре турында 28 яшьлек “химмашлы” Руслан Исмәгыйлев бәян итә


Сәнәгать предприятиесендә эшкә күнегү-ияләшү өчен югары уку йортын тәмамлаган яшьләргә байтак тырышлык салырга туры киләчәк. Бигрәк тә, сине шундук конструктор бюросына кабул итсәләр.

2008 елда «Уралтехнострой-Туймазыхиммаш» җәмгыяте мәктәп тәмамлаучыларга чираттагы тапкыр УДНТУга максатлы юллама буенча укырга керергә тәкъдим итә. Шул вакытта Дуслык мәктәбен тәмамлаган Руслан Исмәгыйлев бәхетен сынап карарга була.

– 20 дәгъвачыдан биш кешене, шул исәптән, мине сайлап алдылар, – ди ул. – Артка күз ташлап, хәзер шуны раслый алам: максатлы уку – һөнәргә әзерләүнең камил ысулы. Ул булачак белгеч өчен дә, эш бирүче өчен дә уртак максат булып тора.

Предприятие үзләренең ихтыяҗларына яраклы «Машиналар һәм химия сәнәгате аппаратлары» белгечлеге буенча укуым өчен 5 ел түләде һәм мин заводка кайттым. Шундук инженер-механик квалификациясенә ия булдым. Баш технолог бүлегендә практика үттем. 2013 елда исә күләмле һәм стандарттан тыш җиһазлар-конструктор бюросына эшкә урнаштым.

– Булачак бел-гечләргә укыганда нәрсәне күз уңында тоту таләп ителә?

– Сызымга игътибар итәргә кирәк. Ул яктан мин интекмәдем – Дуслыкта без аны шактый сыйфатлы үзләштердек. Нәтиҗәдә миндә җисемнәргә күләмле караш тәрбияләнде. Готовальня, бетергеч һәм каләм белән дуслашмасаң, югары класслы сваркачы, инженер, аеруча, конструктор булалмыйсың. Бүген мәктәпләрдә сызым буенча компьютер программалары пәйда була. Бу начар түгел, ләкин кулдан сызарга да өйрәнергә кирәк. Югары уку йортында аеруча еш кулланылган 3D моделенә нигезләнгән «Компас» һәм «Автокад» программаларын үзләштерү мәҗбүри. Хәтта аларга багышланган дәресләр булмаса да. Инженер өчен өстәлдән төшмәгән «Тәүрат»ка әверелгән ГОСТларны укырга кирәк, әлбәттә. Шуннан башка беркая атлау юк!

– Шушы сәнәгатькә озак күнектегезме?

– Ике ай. Сварка җөйләре башкару технологиясен үзләштерү өчен шактый тырышлык салырга туры килде. Эшемдә мин ГОСТлар һәм шарт-кагыйдә документлары белән җентеклерәк танышырга тырыштым, чөнки эшчәнлек үзенчәлеге буенча миңа басымга дучар буласы корыч сыешлыклар өчен хәвеф классы билгеләргә туры килә. Бу исә кешеләрнең хәвефсезлегенә бәйле. Үземә зур җаваплылык йөкләнүен аңладым. Аттестация нәтиҗәләре буенча миңа икенче категория билгеләделәр (конструкторларның ул өчәү була) – мин эшкә урнашкач, өч айдан соң үттем.

Бүген заказчы химия корылмалары конструкциясенә югары таләпләр белдерә. Без, җентекле тасвирлап, аларның сызымнарын әзерлибез, ныклыгын исәплибез, чимал сайлыйбыз. Җиһаз әле эшләнмәгән, ә конструкторлар аның авырлыгын, технология буенча таләп ителгән тишеләсе урыннарын төгәл билгеләргә-ачыкларга тиеш. Кайчак эш башкартучы берәр техника таләбен үзгәртә, нәтиҗәдә бөтен эшне өр-яңадан башларга туры килә. Быел гаризалар бик күп, шуңа күрә киеренке эшлибез.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: