Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2018, 13:31

Якташыбыз – галәмнең иң көчле көрәшчесе

Айнур Сыртаев бу дәрәҗәгә 24 яшендә ия булды

Айнур Сыртаев бу дәрәҗәгә 24 яшендә ия булды


Республика киң мәгълүмат чаралары бер атна инде яңалык сөйли: 100 килограммгача авырлыктагылар төркемендә көрәш буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты «алтын»ын туймазылы Айнур Сыртаев яулады. 24 яшьлек көрәшче галәмнең иң яхшы көрәшчесе икәнен бүген дә ахыргача аңлап бетә алмый әле, күрәсең. 17 яшькә кадәр көрәш келәме турында уйлап та карамавын яшерми ул.

– “Батыр” спорт клубында эшләүче тренер Рамил Нәширвановка 10нчы сыйныфта язылдым. Гомуми танылган таләпләр буенча, көрәш белән шөгыльләнү өчен өметсез яшь, – ди ул. – Бер елдан соң исә танылган көрәшче һәм тренер Ринат Еникәев карамагына күчтем. Тик гомеремне спортка багышларга уйламаган идем. Әмма армиядә хезмәт итеп кайткач көрәш буенча Русия чемпионатында “бронза”, соңрак дөнья Кубогында “көмеш” яуладым. Аннары туктап булмады.

Былтыр район сабан туенда Сыртаев Яр Чаллыдан танылган көрәшчегә каршы чыга. Көчләр тигез булмый, һәм, уңайлы мизгелне көтеп алып, Айнур нәтиҗәле ысул белән көндәшен баш аркылы чөя. Ни кызганыч – тегесе “очып барганда” якташыбызның колагын тартып ерта. Нәтиҗәдә алыш туктатыла һәм җиңү Татарстан кунагына бирелә. Алыштан соң кызган һәм кәефе кырылган Сыртаевның колагын район хастаханәсенең кабул итү бүлекчәсендә үк тегәләр. Үзенә авыртуны баса торган дару кадамауларын башта аңламый әле ул. Быел исә Түбән Камада үткән катлаулы рейтинг турнирында ул бу озакка сузылган алышка нокта куя. Ярышның башында ук туймазылы чаллылы белән кабат очраша һәм, ышанычлы итеп аны калак сөягенә салып, турнирдан төшереп калдыра.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: