Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь 2018, 13:13

Яшь алмаш – җиңүләребез нигезе

“Башнефть-Добыча” җәмгыятендә предприятие өчен төп 14 һөнәр буенча алдынгы хезмәткәрләр билгеләнде

“Башнефть-Добыча” җәмгыятендә предприятие өчен төп 14 һөнәр буенча алдынгы хезмәткәрләр билгеләнде


Республиканың Уфа һәм Краснокама районнарында үткән “Һөнәр алдынгысы” бәйгесенең киңәйтелгән өлешендә үзләренең Башкортстанда, Татарстан, Ырымбур өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округында урнашкан тармак бүлекчәләрендә бәйгенең сайлап алу өлешендә җиңүче дип танылган 105 кеше катнашты.

– Әлеге чараның асылы ярыш-узышуда түгел. Шуңа күрә бүген без көчлеләрне түгел, алдынгыны билгелибез, – дип ассызыклады чара башында нефть һәм газ чыгару буенча “Башнефть” җәмгыяте вице-президенты Виктор Соловых. – Моннан тыш, бәйге – барлык сәнәгать тармаклары белгечләренә бергә җыелу, тәҗрибә уртаклашу, яңа эш алымнарын, алдынгы үрнәкләрне үзләштерү өчен искиткеч яхшы сәбәп.

– “Роснефть”тә таләпләр югары булу сәбәпле, аңа кушылган предприятиеләр вәкилләре эшчәнлекләренең өченче-дүртенче елына гына бәйгенең финал өлешендә бүләкләнүчеләр исәбенә эләгәлә. Бу әле – яхшы очракта. “Башнефть” бу уңайдан кагыйдәдән читләште, – диде “Башнефть-Добыча” җәмгыяте баш директоры Рөстәм Бакиров. – Былтыр без беренче тапкыр “Роснефть”нең корпоратив “Һөнәр алдынгысы” бәйгесе финалында чыгыш ясадык һәм безнең “Башнефть-Полюс”тагы хезмәттәшебез үз бүлегендә беренче урын яулады. Иманым камил, Башкортстан нефтьчеләренең һөнәр осталыгы дәрәҗәсе бүгенге өлештә җиңүчеләргә һөнәр осталыгы бәйгесе финалында тагын да лаеграк чыгыш ясау мөмкинлеге бирәчәк, – дип билгеләде ул.

Әлеге бәйге чирек гасыр үткәрелә инде. Аның төп бурычы – алдынгы тәҗрибәне тарату, сәнәгать мәдәниятен үстерү, эшче һөнәрләре дәрәҗәсен күтәрү, чәмле, өметле эшчәннәрне ачыклау һәм бүләкләү. “Роснефть” компаниясендә хезмәт хәвефсезлеге таләпләре үтәлүгә игътибар җентекле булуны исәпкә алып, быел “Башнефть-Добыча” җәмгыяте бәйге шарт-кагыйдәләренә мөһим өстәмә кертте – хезмәт, сәнәгать һәм янгын хәвефсезлеге өлкәсендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләрне билгеләргә.

Оештыруга кагылышлы яңалыклар белән беррәттән быел катнашучыларның әзерлек сыйфаты да сизелерлек үзгәргән.

– Әгәр элек тармак-бүлекчәләрдә сайлап алу турларында зур стажлы бер үк хезмәткәрләр җиңгән булса, быел безнең бүлектә катнашучыларның яртысы – яңа кешеләр, – диде сыйфатны күз уңында тоту бүлеге җитәкче инженеры һәм “Химия анализы лаборанты” бүлегендә даими жюри әгъзасы Эльвира Гафарова. – Димәк, соңгы вакытта компаниягә килгән яшьләрнең һөнәр әзерлеге дәрәҗәсе арта.

Бәйгенең гамәли һәм тәгълимати өлеше нәтиҗәләре буенча һөнәр алдынгыларының исемнәре аталды. Алар арасында туймазылылар да байтак. Мәсәлән, «Нефть һәм газ чыгару операторы» бүлегендә Рушан Хәсәнов («Туймазанефть» нефть-газ чыгару идарәсе), “Линия торба салучысы” бүлегендә Азат Хаҗиев (“Туймазанефть” нефть-газ чыгару идарәсе), “Казанлык операторы” – Светлана Черепанова (Октябрьский җылылык-су тәэминаты объектларыннан файдалану цехы) җиңде.


Альберт МИҢНЕГАЛИЕВ.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: