Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь 2018, 12:27

38 километр яңа асфальт

Кандра юлчылары федерация әһәмиятендәге автотрассаның бер өлешен ремонтлый

Кандра юлчылары федерация әһәмиятендәге автотрассаның бер өлешен ремонтлый


Автомобиль юлын ремонтлау – технология ягыннан катлаулы эш. Түшәмәнең чыдамлылыгы һәм аның хезмәт итү дәвамлылыгы турыдан-туры кулланылган чималлар сыйфатына һәм барлык технология таләпләрен үтәүгә бәйле. Кандраның Илмир Канбеков җитәкләгән “ДЭП-103” җәмгыятендә моны катгый күз уңында тоталар, чөнки юл-файдалану предприятиесенә 260 километр озынлыктагы М5 «Урал» юлын асрау, хезмәтләндерү һәм ремонтлау ышанып тапшырылган. Агымдагы елның июленнән хезмәтләндерелгән участокның озынлыгы икеләтә артачак. Шуңа бәйле рәвештә предприятие яңа хезмәткәрләр кабул итәчәк – эшчәннәр санын 260 кешедән 430гача арттыру күздә тотыла.

Бүген предприятие эшчәннәре Кандра-Котыйдан Октябрьскийга кадәр юлның 38 километр өлешен (1291-1329нчы километрлар) ремонтлау белән мәшгуль. Ул федерация казнасы акчасына башкарыла. Юлның шушы өлеше тәртипкә китерелгәннән соң аны федерациядән республика карамагына тапшырачаклар.

Эш күләмле, чөнки биредә ремонт 15 ел элек үткәрелгән. Үзләре җитештергән асфальт кулланыла, ул Германия фирмасының “Аманн” асфальт-бетон заводында эшкәртелә.

Участокта предприятиенең берьюлы берничә бригадасы хезмәт сала. Белгечләргә заманча техника ярдәмгә килә, шул исәптән “Динапак” фирмасының былтыр сатып алынган күптармаклы югары технологияле асфальт түшәгече. Машина берьюлы берничә эш башкара: асфальт түши, аны тарата, тыгызлый һәм тигезли. Аңа идарә итү тәҗрибәле машинистлар Рузил Гыйниятуллин һәм Фәрит Фәрухшинга ышанып тапшырылган.

Эшне сентябрь азагына төгәлләү күздә тотыла. Юлчылар юл буендагы киртәләрне алыштырачак, тукталыш күшекләрен һәм юл билгеләрен тәртипкә китерәчәк.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: