Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2018, 13:38

«Нерал» кукуруз яньчи

Предприятие яньчелгән дымлы кукуруз ашлыгын консервалау тәҗрибәсен уртаклашты

Предприятие яньчелгән дымлы кукуруз ашлыгын консервалау тәҗрибәсен уртаклашты


“Нерал-Матрикс” хуҗалыгында үткән мал азыгы әзерләү мәсьәләсенә багышланган семинар-киңәшмәдә байтак эшлекле һәм кызыклы фикер яңгырады. Шул исәптән – мал ашлыгын нәтиҗәле әзерләү ысуллары турында. «Нерал Матрикс» уңай үрнәген уртаклашты – анда малларга консерваланган яньчелгән дымлы кукуруз бөртеге ашаталар. Ул яхшы саклана, маллар тарафыннан яхшы үзләштерелә, туклыклылык күрсәткече дә югары.

Хуҗалыкның үзендә мал азыгы әзерләү һәм саклауга игътибар зур. Мал саны арту сәбәпле, биредә силос һәм сенаж базлары заманча Европа таләпләренә ярашлы төзелә. Кукуруз белән беррәттән гаять туклыклы һәм уңдырышлы люцерна да чәчелә. Нәтиҗәдә, дөрес үсеш юлы сайлау сәбәпле, предприятие байтак ел инде республикада һәм районда сөт һәм ит җитештерү буенча алдынгыларның берсе булып исәпләнә.

Семинар эшендә район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Юрий Лысов, БДАУның үсемлекчелек һәм игенчелек кафедрасы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм ветеринария станциясе вәкилләре катнашты.

Мал азыгы әзерләү чарасын уңышлы үткәрү турыдан-туры терлекчелек продукциясе җитештерү нәтиҗәлелегенә тәэсир итә. Әмма шул ук вакытта оештыру шартларын үтәү, фәнни караш таләп ителә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белгечләрнең төрле, шул исәптән мал азыгы игү һәм аны җыеп алу вакытына кагылышлы тәкъдим-киңәшләрен игътибар белән тыңлады.

Зилә АБДУЛЛИНА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: