Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 июнь 2018, 16:56

Владимир Путин Туймазының яшь хоккейчысын чәмләндерде

Русия Президенты Кытайга сәфәре вакытында «Девон» командасы катнашкан уенны карады һәм яшь спортчылар белән аралашты

Русия Президенты Кытайга сәфәре вакытында «Девон» командасы катнашкан уенны карады һәм яшь спортчылар белән аралашты


Туймазыдан “Девон” хоккей командасының 12 яшьлек һөҗүмчесе Никита Кузнецов Владимир Путинга өч яшьтән тимераякта басып торуы турында әйткәч, Русия Президенты, елмаеп: “Юктыр, бераз су кушасыңдыр!” – диде. Аннары, хисләнеп, аның чәчләреннән сыйпады һәм аталарча күкрәгенә кысты.

Русия журналистлары тарафыннан 8 июньдә Кытайда төшерелгән бу сюжет күз ачып йомганчы илебезне урап чыкты. Хәер, Туймазы хоккей командасы аннан башка да дан-шөһрәт казанды: ул көнне КХРның үсмерләр командасы белән иптәшләрчә матчта ул Русиянең барча спорт берлеген тәкъдим итте.

“Девон” бу илгә Кытайга спортның шушы төрен үстерүдә ярдәм күрсәткән Русия Хоккей федерациясе чакыруы буенча барды. Шунда ук өч көнлек сәфәр белән Владимир Путин да булды. Сәфәр программасы эчтәлекле иде: Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин белән сөйләшүләр, ШОС (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы) саммитында катнашу, мөһим килешүләргә кул кую. Әмма дәүләт башлыклары үсмерләр командаларының хоккей матчын карарга да вакыт тапты.

Уен башланыр алдыннан Владимир Путин һәм Си Цзиньпин бозга чыкты, уенчылар белән аралашты һәм шайба ыргытуда катнашты. Илләр җитәкчеләре матчны ахырына кадәр карады. Беренче минутларда мәйдан хуҗаларына дулкынланырга туры килде, чөнки беренче ике голны безнең малайлар кертте. Аннары исәп тигезләште – 4:4. Балаларның сүзләренә караганда, уен гадел булган, ике як та бар көченә тырышкан.

Матчтан соң “Девон”ның икенче һөҗүмчесе Александр Николаев Кытай җитәкчесенә спорт экипировкасы бүләк итте.

Сишәмбе, 12 июньдә, яшь хоккейчылар тренерлары Ринат Әхмәдиев, Леонид Сухоручкин һәм “Туймазы-Арена” директоры Тимур Галләмов җитәкчелегендә Туймазыга кайтты. Малайлар да, тренерлар да бик арыган иде. Бу аңлашыла – соңгы берничә көн вакыйгаларга гаять бай булды. Әмма без алар белән соңрак очрашып сөйләшергә килештек.

Кытай командасы капкасына кемнәр гол керткән? Балаларда Владимир Владимирович белән аралашканнан соң нинди тәэссоратлар калган? Бу хакта гәзитебезнең киләсе саннарында укырсыз.



Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: