Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июнь 2018, 13:39

Шоп-шома боз – «Арена»га барабыз!

Боз кыры – катлы-катлы “пәрәмәч” һәм берничә километрга сузылган торбалар ул

Боз кыры – катлы-катлы “пәрәмәч” һәм берничә километрга сузылган торбалар ул


Русия – кыш һәм кар иле. Бездә елына тугыз ай дәвамында диярлек температура нольдән өскә күтәрелми. Шуңа күрә ничек боз ясарга дигән сорау бик азларны кызыксындыра, чөнки кыш саен юл һәм тротуарларда түләүсез, үзе барлыкка килә ул. Әмма махсус шугалаклар турында сүз барганда технология нечкәлекләре калкып чыга. “Туймазы хәбәрләре” журналистлары, бозга чыгып, һәр катламның ничек барлыкка килүен күзәтте, салкын түшәмәне ничек буяулары һәм бозның ни өчен кайнар су белән дус булуын белде.


Катлы-катлы “пәрәмәч”

– Яхшы шугалак әзерләү – үзе бер фән, – Рафаэль Бәхтияров документ һәм сызымнар белән шыплап тутырылган калын папканы миңа таба этте һәм тәэсирләнеп сөйли башлады. – Мәйданыбыз зур, 60ка 30 метр. Боз аренасының нигезен без “катлы-катлы пәрәмәч” дип атыйбыз. Һәр катламның үз тәгаенләнеше. Беренчесе – 10 сантиметр калынлыктагы бетон. Икенчесе – металл челтәр. Өченчесе – 3,5 километр озынлыктагы полиэтилен торбалар, алар туфракны җылыта. Боз һәм туфрак арасында даими температура саклансын өчен аларны һәр 20 сантиметр саен салып, анда җылытылган этиленгликоль (40 процентлы антифриз) тутырыла.

Дүртенчесе – бетон. Бишенчесе – җылыны туфракка җибәрмәүче изоляциясе (пеноплекс). Алтынчысы – швеллер-терәк. Җиденчесе – металл челтәр. Сигезенчесе – бөтен кыр буйлап һәр биш сантиметр саен этиленгликольле суытучы торбалар. Аларның гомуми озынлыгы – 23 километр. Тугызынчысы – плёнка. Унынчысы – бетон. Һәм шушы “мендәр”гә эшче боз катырыла.

– Бервакыт күршелә-ребезнең берсендә хоккей матчы вакытында боз астыннан су ургылуы турында сөйләгәннәр иде...

– Су түгел, этиленгликоль, – дип төзәтте мине Рафаэль Нургали улы. – Баулыда булды бу хәл. Этиленгликольле торба тишелгән булырга тиеш. Барысы да агып чыкса, нәрсә булганын күз алдына китерәсезме? Алты тонна хладагент ич бу. Гадәттән тыш хәл! Әмма эшне тиз тоттылар. Зыян күрүче булмады.

Беренче бозны безгә Ижаудан “Холодстрой” оешмасы катырды. Әмма Баулыдагы хәл кабатланмасын өчен без бетон плитә торышын үз күзләребез белән күрергә теләдек. Компрессорлар, җылылык генераторларын сүндердек. Урамда 40 градус эссе булуга карамастан, бер атна эреттек!

Эшче бозны катыруга биш көн сарыф иттек. Сигез кеше бер туктамый ике смена эшләде.

Технология буенча бетон плитә шоп-шома булырга тиеш. Анда ачыкланган кечкенә чокырлар сыйфатка тәэсир итми, әмма без аларны да картага керттек. Һәм эшче бозны үзебез катыру белән шөгыльләнә башладык. Боз калынлыгы кимендә дүрт сантиметр булырга тиеш. Чыдам һәм сыйфатлы түшәмә ясау өчен һәр катламның тулысынча туңуын көтәргә кирәк. Аннары гына икенчесе агызыла.

Венера ӘШИРОВА.


(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: