Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июнь 2018, 12:34

Салкын? Аның каравы, күңелдә җәй!

Кандракүл буенда сәяхәтләр лагере эшли башлады

Кандракүл буенда сәяхәтләр лагере эшли башлады


Чатырлы «Ровесник» лагере 30 ел эшли инде. Беренче смена 1988 елда оештырыла – ул вакытта бу лагерь әлеге тау-чаңгы комплексында урнаша, аннары А. Гайдар ис. даими эшләгән савыктыру-белем бирү лагере тирәсенә, соңыннан исә бөтенләй аның биләмәсенә күченә.

Чатырлы лагерьларга таләпләр каты. Шуңа күрә балалар килеп урнашканчы ялны оештыручы – савыктыру-белем бирү сәяхәтләре үзәге зур әзерлек эше үткәргән. Лагерь биләмәсе талпанга һәм кимерүчеләргә каршы тулысынча эшкәртелгән, ботак-чатак һәм чүп-чардан арындырылган, водолазлар белән бергә комлыклар тәртипкә китерелгән, койма һәм өстәмә видео-күзәтү камералары корылган.

Һава торышы сыйсыз, көн салкынча булуга карамастан, Туймазы мәктәпләренең җил-яңгырдан курыкмаган 400 укучысы кырыс кыр шартларында яшәп карарга теләк белдергән. Алар бирегә үзләренең укытучылары белән җиде көнгә килгән. Барысы бергә чатырларда, кемдер (теләгенә карап) – такта биналарда яши, ризыкны учак өстендә пешерә, сәяхәтләр үзәге педагоглары тарафыннан алар өчен оештырылган чараларда катнаша.

Байтак бала өендә кайчак хәтта үз чынаягын да юып куймый, ә биредә аларга үзләренең көнкүрешен һәрвакыт диярлек мөстәкыйль хәстәрләргә туры килә.

– Өйдә әти-әнием мине һәрвакыт өйрәтеп-үгетләп тора, шул ук вакытта мөстәкыйль булмаган өчен тәнкыйтьли, – ди Артур. – Нәкъ шул сәбәпле, мин бераз мөстәкыйль яшәп карарга теләдем. Чатыр тормышына күнегелмәгән, әлбәттә, аның каравы, бик мавыктыргыч. Иртән сәгать шалтыравы түгел, ә кошлар сайравы уята. Биредә мин үземнең шактый күпкә сәләтле булуымны аңладым, шуңа күрә күпмедер мәгънәдә үз-үземә хәтта ихтирамым артты.

Зур чыгым таләп итмәгән лагерьларга ихтыяҗ зур. «Ровесник»та бу җәйдә ике мең үсмер ял итәчәк. Аның хуҗалыгында район гына түгел, республика лагерьлары да эшләячәк. Мәсәлән, «Яшь эколог» һәм «Яшь коткаручы», «Муза». Каратэ белән шөгыльләнүчеләрнең бөтенрусия спорт-күнегү җыеннары да биредә үтәчәк.

Тәрбия мәсьәләсе дә бик мөһим. Табигать кочагында яшәп, балалар аңа карата шәфкатьлерәк булырга өйрәнә.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: