Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 июнь 2018, 12:44

Тупланган мал азыгы җитәрлек, савым мул

«Бишенде» хуҗалыгы районда сөт җитештерү буенча икенче урын били

«Бишенде» хуҗалыгы районда сөт җитештерү буенча икенче урын били


Авыл хуҗалыгы предприятиеләре шушы көннәрдә кукуруз чәчүне төгәлләячәк. Байтак хуҗалык, бу бурычын үтәп, чүп үләннәргә каршы көрәш ачкан. Химия юлы белән язгы сабан ашлыгы һәм чимал игене чәчүлекләре эшкәртелә.

Агротехника чараларын вакытында үтәгән хуҗалыкларның берсе – «Бишенде» җәмгыяте. Анда махсус тәгаенләнгән 3000 гектар чамасы мәйданга бөртеклеләр һәм чимал үсемлеге чәчелгән. Үстерелгән уңыш мал ашлыгы сыйфатында файдаланыла-

чак, чөнки «Бишенде» җәмгыятенең юнәлеше – ит һәм сөт җитештерү. Мәсәлән, шушы елның биш аенда бу предприятиедә 604 тонна

сөт җитештерелгән. Уртача савым бер сыерга 2875 килограмм туры килә. Район буенча уртача күрсәткечтән 600 килограммга артыграк бу. Сыер малларыннан уртача бер тәүлеклек артым – 750 грамм чамасы.

– Сөенче: бүген безнең фермада кара-чуар токымлы ике бозау туды, – дип, шатлыгын уртаклашты ферма мөдире, машина ярдәмендә сыер саву операторларының район бәйгесендә кат-кат җиңгән Кумисханым Левина (фотода). – Тугач, яшь бозаулар аеруча җентекле күз уңында. Араннарны көн саен ике-өч тапкыр чистартып – тирестән арындырып, түшәмәсен алмаштырып, савытларын җентекләп юып торырга кирәк. Малкайлар чиста савыттан эчәргә тиеш. Тизрәк ныгысын һәм ашкайнату эшчәнлеге көйләнсен өчен табиб тарафыннан билгеләнгән витаминнарны кушып, сөт, яңа оетылган сөт эчерәбез. Тәрбия яхшы булса, бозаулар ике айда ныгый, аннары башка терлекчеләр карамагына күчә.

Кара-чуар токымлы маллар үрчетүдә махсуслашкан хуҗалыкта 1200 баш сыер малы, кимендә 100 баш авыр йөк атлары үрчетәләр. Сылу гәүдәле чабыш атларын сорап, республикабызның төрле районнарыннан киләләр.

Көтүлектәге ишле сыер һәм ат көтүләре тәҗрибәле өч көтүче күз уңында. Аларның берсе – Рим Зәйнуллин.

– Сыер, ат көтү – үзе бер җан рәхәте, – ди ул. – Үземнең карамактагы малларның һәркайсының холкын, гадәтен белеп торам. Савым мул булсын өчен сыерларны вакытында су буена куарга кирәк. Артым яхшы булсын дисәң, көтүлек болынның куерак, сусылрак үләнле урынын сайларга тырышасың.

Малларның бер өлеше җәйләүдә иркендә йөри. Кара-чуар һәм лимузин токымлы үгезләрнең симерүдән башка бер эше дә юк. Алар махсус туплап куелган былтыргы азык белән сыйлана.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: