Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июнь 2018, 14:22

Ел саен үткәрә туен – Бер дә картаймый Сабан!

Туймазылылар, кинәнеп, сабан туен бәйрәм итте

Туймазылылар, кинәнеп, сабан туен бәйрәм итте


Фәкать Сабан туенда гына милли бәйрәм мохитенә чумып, халкыбызның рухын тоярга була. Ул дәртле биюләрдә, моңлы көйләребездә, ат чабышларында, батырларның батырларын билгеләүче бил алышларында чагыла.

Үткән шимбәдә Җегетәк авылы янындагы акланда язгы чәчү эшен төгәлләгән авыл эшчәннәренә багышланган бәйрәм үтте. Аларның исемнәре сәхнәдән яңгырады, игенчеләргә һәм терлекчеләргә атап, шигырьләр, җырлар башкарылды.

Сабан туе акланының төп капкасы алдында кунакларны милли киемдәге кызлар һәм егетләр каршы алды. Алар ипи-тоз, кымыз, чәкчәктән авыз иттерде. Муниципалитет-район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов карамагында дәрәҗәле кунаклар гамәли-бизәү сәнгате күргәзмәсе ядкәрләре белән танышты, бәйрәм акланының буеннан-буена тезелеп киткән тирмәләрне карап чыккач, трибунага юнәлде.

Сәхнәдә Сабан туе тарихы турында бәян итүче театрлаштырылган тамаша башланды.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: