Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 июнь 2018, 20:18

Күкләргә ашыгыз

Шәһәр паркында Чемпионнар сукмагына нигез салынды

Шәһәр паркында Чемпионнар сукмагына нигез салынды


31 май иртәсе башкаларыннан әллә ни аерылмады: салкын җил кара болытларны әрле-бирле куалады, яңгыр төште. Әмма туймазылыларны сыйсыз һава торышы белән куркытам димә. Шәһәребезнең мәдәният һәм ял паркында Чемпионнар сукмагы булдыру чарасы искиткеч җылы һәм дустанә шартларда үтте. Галәмебез киләчәгенә үз өлешен кертергә теләүчеләр берничә дистәгә җыелды. Беренчеләрдән булып көрәк һәм үсентеләргә муниципалитет-район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов һәм “Башнефть” компаниясенең хакимият оешмалары белән үзара хезмәттәшлек менеджеры Рушан Сәетов (астагы фото) килеп тотынды. Аларга районның мактаулы кешеләре һәм ветераннары, танылган спортчылар, тренерлар, физик мәдәният эшчәннәре кушылды. Туймазы “яшелләндерүчеләренә” чираттагы тапкыр Туймазыга Халыкара балаларны яклау көне алдыннан хоккей матчлары үткәрү өчен килгән Русия хоккее йолдызлары, илебезнең алдынгы телеканаллары спорт комментаторлары ярдәм итте.

– Туймазыда Чемпионнар сукмагы утырту – әһәмиятле вакыйга, – диде Башнефть” компаниясенең хакимият оешмалары белән үзара хезмәттәшлек менеджеры Рушан Сәетов. – Туймазы районы Хакимияте тарафыннан халыкның спорт чәмлелеге хуплануы һәм моның өчен шартлар тудырылуы күркәм күренеш. “Башнефть” компаниясе оешуы һәм үсеше белән Туймазы районына бәйле, шуңа күрә аның үсешенә күп көч һәм акча сала ул. Соңгы елларда Туймазыда байтак спорт һәм җәмәгать объектлары төзелгән һәм ремонтланган. Аеруча зурларыннан “Туймазы-Арена” боз комплексын телгә алып үтәм, аны республика Хөкүмәте һәм район Хакимияте белән берлектә төзедек. Хәзер нефтьчегә һәйкәл урнаштырылган “Яшьләр” төбәгендә парк биләмәсен төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Без район Хакимиятенең “Туймазы-Арена” белән уртак спорт комплексы төзү тәкъдимен хуплыйбыз һәм хәзер “Спартак” стадионын үзгәртеп кору проектын әзерлибез.

Моннан тыш, су тәэминаты ише киеренке мәсьәләне хәл итү эшен дәвам итәчәкбез. Бурычлар күп, төзер, үстерер тармаклар бар.

Тоташ республикага килгәндә, «Башнефть»нең җәмәгать инвестицияләренең байтак өлеше спортны үстерүгә юнәлтелгән. Безнең максат – халык физкультура белән спорт комплексларында да, ачык спорт мәйданчыкларында да күмәк шөгыльләнә алсын өчен шартлар булдыру. Нәтиҗәсен Туймазы үрнәгендә күрәбез. Сезнең район спорт җәмәгатьчелеген үзенә җәлеп итә. Ул бөтен республикага гөрли. Хәзер хоккей һәм төрле көрәш юнәлешләре буенча көчле спорт мәктәпләре оештырыла биредә.

Мин үзем хоккей белән һәвәскәрләр дәрәҗәсендә генә мавыгам – балачактан көрәшкә, самбо, тхэквондога мөкиббәнмен. Кызганычка, хәзер спортка вакыт җитми, әмма үземне тәртиптә тотарга тырышам.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: