Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 Май 2018, 16:48

Биш көнлек хәрби җыен

Өлкән сыйныф укучылары хәрби хезмәткә әзерлек курсы үтә

Өлкән сыйныф укучылары хәрби хезмәткә әзерлек курсы үтә


Дүшәмбе көнне Балалар (үсмерләр) иҗат йорты янындагы биләмә вакытлыча хәрби күнегүләр мәйданчыгына әверелде. Бербөтен тигез саф булып, бирегә махсус киемле яшьләр десанты килеп җитте, аннары биш көнлек хәрби җыеннар ачылу тантанасы узды. Аңа районыбыздан 200ләп 10нчы сыйныф укучысы җәлеп ителгән.

Бу парадны район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин һәм мәгариф идарәсе начальнигы Айгөл Әхмәтова кабул итте. Алар илебезнең бәйсезлеген саклардай егетләргә һәрвакыт ихтыяҗ булуга басым ясады. Шуңа күрә мәктәптә ватанга тугрылык тәрбияләүгә игътибар зур. Армия хезмәтен хәтерләткән хәрби күнегүләр җыены исә яшьләргә хәрби бурыч, тәртип һәм армиядәге көн тәртибе төшенчәләрен аңларга ярдәм итә.

Хәрби җыеннарның начальнигы итеп Серафимовка 3нче мәктәбенең тормыш-көнкүреш хәвефсезлеге нигезләре фәне укытучысы-оештыручы Тәлгать Зәйнуллин тәгаенләнде. «Хәрби бүлек» Туймазы 8нче мәктәбендә урнаша, чыгарылыш сыйныфлары дәүләт имтиханы тапшырып бетергәнче исә Балалар (үсмерләр) иҗат йортына күчеп торган. Яшь «хәрбиләр» ике ротага бүленгән, дневальный һәм дежур торучылар билгеләнгән. Егетләрдән тән-көч әзерлеге күрсәткечләрен үтәү, гомуми хәрби уставны өйрәнү, ысул-алымнарны, хәрби-медицина, корал куллану кагыйдәләрен үзләштерү таләп ителә. Моның өчен тагын ике Калашников автоматы үрнәге сатып алынган.

7нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы Арслан Булатов яшьтәшләре арасында аерылып тора. Буе ике метрлап булыр – ыспай, пөхтә. Хәрби хезмәткәр булырга хыяллана икән.

– Череповец югары хәрби училищесына укырга керергә телим. Тәнемне чыныктырам, көч тупларга ярдәм иткән күнегүләр белән шөгыльләнәм, сәламәт тормыш кагыйдәләрен үзләштерәм. Армия – бик яхшы тормыш мәктәбе, ир-егет өчен үзен сынау мөмкинлеге, минемчә, – диде ул.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: